+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 сентябрь 2016, 02:00

Шулай эшләсәгез, ялгышмассыз!

Алма һәм грушаның соң өлгерүче сортларын октябрь уртасына кадәр җыярга була. Коры көндә җыеп, шунда ук әрҗәләргә тутырып, салкын урынга куегыз һәм кара көз башлану белән кышкылыкка саклау өчен базга төшерегез.

Җимешләрне җыеп алганнан соң бакчаны корткычлардан саклау өчен төрле препаратлар белән эшкәртү яхшы нәтиҗә бирә. Көз агач һәм куаклар тамырларын ныгыта, буйга үсә. Шуңа да көннәр коры торганда аларга су сибәргә кирәк. Бакчаны органик яки фосфор-калий ашламасы белән тукландыру киләсе ел уңышының нигезе булып тора. Бакча җиләгенең араларын казып, тирес яки көл белән ашлагыз. Беренче кыраудан соң виноград куагының яшел яфракларын алып ташлап, җиргә салыгыз. Ныклап суыткач, виноград куагы сыгылмалылыгын югалта, аны җиргә салу кыенга төшәчәк.

Ай ахырында коры көндә агачларны известь белән агартып куегыз, бу февраль-март айларында агач кәүсәләрен кояштан саклаячак. Кышын кимерүчеләрне җәлеп итеп ятмасын өчен, коелган яфракларны, үләннәрне җыеп алырга кирәк. Ай ахырында кирәкмәгән ботакларны кисеп ташлагыз.

Октябрь җимеш агачлары һәм куаклары утырту өчен иң уңайлы вакыт. Кара карлыган, крыжовник, кура җиләге, алма утыртыгыз, яз утыртылачак агачлар өчен бу айда чокырлар казып калдыру дөрес булачак. Яшь үсентене элекке агач урынына утыртырга ярамый, чөнки бу урында туфрак ярлылана, зарарлы микроорганизмнар туплана. Яңа агачны мондый урыннан метр ярым ераклыкта утырту яхшырак. Чокырны җитәрлек кадәр тирес яки кирәкле минераль ашламалар белән тутырыгыз һәм аны язга кадәр шулай калдырыгыз.
Читайте нас: