+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 октябрь 2016, 02:00

Ачы булса да, тәмле

“Исем китми читтә үскән әфлисунга, бананга, ачы булса да гашыйк мин миләш белән баланга”, — дип юкка гына җырламыйлардыр. Күпләребез чит илдә яшәү тәмен белми, шулай да үзебездә үскән нигъмәтләрне татып яшәүнең зур бәхет икәнлегенә адым саен инанасың.

Салкын көз җиткәч, урманнан яки бакчадан кәрзин-кәрзин балан алып кайтучыларны еш очратабыз. Тәлгәш-тәлгәш, кып-кызыл! Берсен өзеп, тел өстенә куйсаң — әченең дә әчесе инде! Сусыл балан бик файдалы. Менә шуңа да безнең халык борынгыдан килгән дәвалау ысулларын чит итми. Дару-витаминнардан да бик күпкә файдалы шул алар.

Менә шул ук балан! Салкын тисә, балан белән чәй эч. Аның составында аскорбин кислотасы һәм бик көчле антиоксидантлар бар. Башка берәр чир белән озак кына чирләгәннән соң, тизрәк тернәкләнер өчен дә балан ярдәм итә ала, чөнки ул С витаминына бай. Баландагы С витаминының күләме алмага, тозлаган кәбестәгә, хәтта цитруслыларга караганда да күбрәк. Баланда тагын каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майлары һәм кеше организмы өчен кирәкле тагын бихисап файдалы матдәләр бар. Кан ясалышы һәм яңарышы өчен бик мөһим булган тимер дә мул әле анда. Баланның микробларга каршы торучан, җәрәхәтләрне тиз төзәтүчән, бәвел һәм үт кудыргыч, организмны ныгыту үзлегенә ия икәнлеген фән дәлилли. Шуңа да табиблар ангина, тонзиллит белән чирләгәндә, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, ютәл бетми йөдәткәндә балан чәе эчәргә киңәш бирә.

Ә балан бездә күп үсә. Аның җимешләре файдалы гына түгел, тәмле дә бит әле. Балан бәлеше генә ни тора! Ә балан катыгы! Телеңне йотарлык! Әмма шуны истә тотарга кирәк: һәр файдалы әйбернең дә кемгәдер зарары булырга мөмкин. Баланны да эч кату белән интегүче, каны бик тиз оешучы, кан басымы түбән булган һәм йөкле хатыннарга күп кулланырга ярамый.
Читайте нас: