+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 октябрь 2016, 02:00

Күн диванны сөт чистарта

Шәраб түгелсә...Бу очракта аны шундук сөртеп алырга кирәк. Югыйсә, ул эчкә үтеп керәчәк һәм аннан котылу авырга туры килә. Түгелгән шәрабны кәгазь яисә марля белән сөртеп алганнан соң, спиртлы киҗе-мамык чүпрәк белән берничә тапкыр ышкыгыз.

Чәй белән кофе

Алар түгелә калса, юеш йомшак чүпрәк белән сөртергә була. Барлыкка килгән тапларны су һәм кер сабыны белән дә бетерергә мөмкин. Моның өчен чүпрәкне юешләп сабынларга да пычранган урынны түгәрәк ясап ышкырга, аннан соң коры чүпрәк белән сөртергә.

Мондый диван, кәнәфи­ләрне чистартканда беркайчан да ацетон һәм скипидар кулланмагыз. Алар башка чис­тарткычлар составында бул­ганда да файдаланмагыз. Кытыршы чүпрәкләр, каты итеп ышкып чистарту да аларның өслеген ямьсез­ләтергә мөмкин.

Сагыздан котылу

Диваныгызга кечкенә балагыз сагыз ябыштырса, аны алалмый интексәгез – борчылырга кирәкми, бары тик өстенә пакет белән боз куегыз. Сагыз “туңып” җиткәч, аны акрын гына кырып алырга була.

Рәсем төшерсәләр

Балалар күн диван, яки кәнәфигә рәсем ясарга да күп сорамый. Әгәр дә шариклы ручка “иҗат итсә”, рәсемне скотч ярдәмендә бетерергә була. Моның өчен рәсем ясал­ган урынга скотч ябыштырырга да тартып алырга. Ә менә “сәнгать әсәре” фломастер белән эшләнсә, спиртлы мамык белән бетереп карагыз. Аннан соң стеарин губка белән сөртегез.

Нинди дә булса бер чис­тарткыч кулланырга уйлыйсыз икән, иң башта аның күнгә зыян китермәвен белегез. Моның өчен диванның күзгә күренми торган урынын сөртеп карагыз. Күнгә берни булмый икән, чистартырга мөмкин.
Кайберәүләр күнне сыер сөте белән чистартырга була, ди. Бу – борынгыдан калган алым. Губканы сөткә манчып сыгып алырга да диван өслеген сөртергә. Күн ялтырап, йомшак булып калачак. Ак туфлиләрне дә сөт ярдәмендә чистартырга була.
Читайте нас: