Әлбәттә, үләнне бер тапкыр чәчеп чыгасың да эш бетте, дип уйлаучылар бик ялгыша. Газонны тәрбияләп, чүпләрдән чистартып, кирәгенчә су сибеп, тиешле вакытта чабып торсаң гына күз явын алырлык матур, бәрхеттәй йомшак яшел үлән үстерергә мөмкин. Җимеш агачларының файдасы күп, ә менә газон нинди файда китерә соң, дисезме?
Беренчедән, бакчасында шундый матурлык тудыра алуы белән хуҗа үзе дә горурлана ала. Икенчедән, белгечләр исбатлавынча, мондый яшеллек кешенең сәламәтлеген саклауда зур роль уйный.
Медицина белгечләре газонның, тирә-яктагы тавышларны үзенә “йотып”, кешенең нерв системасын тынычландыруын белдерә. Газонның тагын файдалы ягы: ул, тузан бөртекләрен һәм зарарлы парларны үзенә суырып, һаваны чистарта. Кайбер үләннәрнең фитонцид һәм ионлаштыру сыйфаты да билгеле, алар һаваны зарарлы, авыру микроорганизмнардан арындырырга ярдәм итә.
Газондагы үлән фотосинтез вакытында кислород бүлеп чыгара. Хәтта зур булмаган, метрга метр мәйданда үскән газон да тәүлек эчендә өч кешене кислород белән тәэмин итә.
Моннан тыш, газон — балаларга уйнау, спорт белән шөгыльләнү өчен экологик яктан иң чиста һәм уңайлы урын.
Яшел төсне без матурлык таратучы, яшәү дәрте тудыручы төс буларак яратабыз, ә психологлар аны, нерв системасын тынычландыру өчен файдалы, ди.
Экологлар әйтүенчә, газонлы бакчада аерым үзенчәлекле микроклимат урнаша: һава чистарак һәм дымлы була.
Чынлап та, бакчаңда яшел йомшак келәм кебек җәелеп яткан хәтфә үлән чәчеп үстерү ул кадәр үк кыен эш түгел, теләк кенә булсын.