Бу җәһәттән тупланган тәҗрибәсен “Чәчәкләр һәм үләннәр” дигән китабына туплаган. Бу китап-белешмә соңгы тапкыр 1999 елда басылып чыккан. Каюм Насыйри анда Русия территориясендә үсүче 192 төр үләннең үзенчәлекләрен, шулар ярдәмендә дәвалану ысулларын җентекләп тасвирлый.
Рецептларының катлаулылары да, гадиләре дә бар, әлбәттә. Ышанасызмы? Галим эч авыртканда сарымсак ашарга киңәш иткән! Бактерияләргә каршы көрәшү – бер хәл, авыртуны басу үзенчәлеге дә бар икән әле аның. Теш сызлаганда да берәр тырнак сарымсак куеп торырга була, ди. Кабак организмнан паразитларны чыгара, эчәкләрне чистарта, йөрәккә һәм сөяк җилегенә сихәт бирә, дип яза галим. Пеләшләнмәс өчен ул әрем, мирт һәм кара әнис яфракларын файдаланырга киңәш итә. Барысын да бер үк күләмдә алып кайнатырга, катнашмага зәйтүн мае өстәп, шуны башның ялтырый башлаган урыннарына сөртергә куша.
Каюм Насыйри, җирле үләннәрдә дәвалау үзенчәлеге чит җирләрдә үсә торганнарыныкына караганда күпкә зур, дип исәпли. Аларның шифасы, әллә кайлардагы экзотик үләннәрнеке белән чагыштырганда, бермә-бер артык икән. Кыр үләннәре дә үзенчәлеге ягыннан бакчада үсә торганнардан өстенрәк. Тик дару үләннәрен җыю җиңел эш түгел. Һәр үләнне билгеле бер вакытта гына җыярга кирәк. Кайберләрен – язын, кайберләрен – җәен генә. Әйтик, сентябрьдә С витамины “сандыгын” – гөлҗимешне һәм йөрәк эшчәнлеген яхшыртучы боярышник җыялар, дип өйрәтә бөек мәгърифәтче.
Үләннәрне бәйләмгә җыеп яки кәгазьгә (әмма гәзиткә түгел!) юка гына итеп җәеп, күләгәдә генә киптерергә кирәк. Ачык һавада яки яхшылап җилләтелә торган бүлмәдә киптерү әйбәт. Аларны саклауга килгәндә, пластик савытлар һәм пыяла банкалар түгел, бәлки катыргы тартмалар яисә тукымадан тегелгән кечкенә генә капчыклар куллану шарт. Кипкән үләннәрдә дәвалау үзенчәлекләренең ике елдан соң бетүен дә белегез.