Миләүшәләр үстергәндә су сибүгә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аларга җылы су гына сибү киңәш ителә. Суны гөлнең төбенә, яки савытны тәлинкәгә утыртып, шунда җиде көнгә бер генә су сибәргә кирәк. Чәчәк ата башлаганда – аена ике тапкыр, ял иткәндә бер тапкыр тукландыру киңәш ителә.
Гөлчәчәккә күмелеп утырган очракта да үсемлекне ел саен күчереп утырту зарур. Савытын калдырып, туфрагын яңага алыштырырга кирәк.
Миләүшәләр су бөркегәнне һәм яфракларын юганны ярата. Ләкин коендыру белән суы агып, кибеп бетмичә тәрәзә төбенә куйсаң, яфракларында таплар барлыкка килә.
Миләүшәне яфраклары ярдәмендә үрчетәләр. Сәламәт, ныклысын аерым савытка тамыр җибәрергә утыртып куялар. Монда хуҗабикәнең үтә дә түземлеге сынала. Яфрак бик озак вакыттан соң гына тамыр җибәрә. Ул корырга, бетәргә, берничек тә үзгәрмәскә дә мөмкин, ләкин барыбер тамыр җибәрәчәк. Барлык үзгәрешләр дә җир астында бара, шунлыктан сабыр булырга кирәк.
Атна саен миләүшәләр белән сөйләшеп, корыган яфракларын, шиңгән чәчәкләреннән тазартырга онытмагыз. Алар тиешле тәрбия өчен сезне чәчәкләре белән сөендерер!