+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 ноябрь 2016, 02:00

Балага имезлек каптырмагыз!

Тешләрнең бозылуына аларны чистартмау, татлы ризык ашау гына сәбәпче түгел. Табиблар әйтүенчә, тешләрнең ныклыгы нәселгә карый. Сабыйларның тешләрен ничек сакларга соң?

Бу хакта бала карында чакта ук кайгыртырга кирәк. Булачак ана фтор, калий, кальций кебек матдәләргә, төрле витаминнарга бай ризыклар ашарга, дөрес тукланырга тиеш икәнлеген күпләрегез белә. Тик булачак баланың тешләре турында уйлап җиткерелмиме икән, бу киңәшләр гел үтәлми. Балалар бераз үсеп, тешләре сызлап интектергәч кенә белгеч кушканнар искә төшә.

Тугыз ай тулу белән аны беренче тапкыр теш табибына алып барырга кирәк. Ул вакытта инде сабыйның берничә теше була. Табиблар аның тел асты керешен һәм өске ирен ярысын тикшерә. Әгәр дә алар калын, яки кыска булса, тешләр сирәк булып чыгачак. Бала сакау да булырга мөмкин. Бер яше тулгач, тагын теш табибына күрсәтү мөһим. Бу чорда сөт тешләренең тигез чыгуына игътибар итәргә кирәк.

Баланың казналыклары тирән урнашса, тешләр бер яшьтән соң гына күренә башлаячак. 4 яшьләр тирәсендә баланы ортодонтка күрсәтергә кирәк булачак. Ул вакытта прикусның (теш эзенең) дөреслеген тикшерәләр. Әгәр дә кайбер кимчелекләр булса, табиб дәвалау да билгеләргә мөмкин. Иягенә таянып утыру да баланың теш эзе дөреслеген бозарга мөмкин икән. Телне тешләр арасында тоту да боза.

Яңа туган сабыйга ясалма имезлек каптырудан тыелып торырга кирәк. Ясалма туклана икән, сабыйны кашык белән ашату хәерлерәк. Шешә ярдәмендә ашатканда бала аны суыра гына. Чәйнәп ашамагач, тешләр рефлексы булмый. Тешләр өсте-өстенә дә чыгарга мөмкин. Ашаган вакытта тешләргә урын әзерләнә бит. Алма, кишер, ит ашатырга кирәк. Сәламәт баланың – 28, өлкән кешенең 32 теше булганын онытмыйк.

Табиблар тешләрне саклау өчен балага күкрәк сөте имезү кирәклеген еш әйтә. Бала үсә төшкәч, тешләрен чистартырга өйрәтү кирәк. Кечкенә әле дип тормагыз! Хәзер даруханәләрдә нинди генә теш щеткалары сатылмый, сайлап кына ал. Әгәр дә сабыегыз көненә ике тапкыр теш чистартырга өйрәнсә, теш табибына барырга куркып елаулар, теш сызлаулар булмаячак. Җиләк-җимеш, сөт ризыклары ашаган сабыйлар теш бозылудан азрак интегә. Тешләргә сабый чактан ук игътибарлы булырга кирәклеген балагызга аңлатырга онытмагыз.
Читайте нас: