Сауганда кәҗәне ашату аның күпме сөт бирүеннән чыгып билгеләнә. Әгәр ул бер литр чамасы сөт бирсә, аңа 1,5 килограмм печән һәм 0,5 килограмм салам, 200 грамм җитен жмыхы һәм бер миллек кирәк булачак. Бу рационны 1,2 килограмм печән, бер килограмм чи бәрәңге һәм 0,4 килограмм арыш көрпәсе белән алыштырырга да була.
Кәҗәне сауганда сөте 1,5 литрга җитсә, шулай ук 1,5 килограмм печән, 0,5 килограмм арыш көрпәсе һәм ике данә миллек, яки берәр килограмм печән һәм кукуруз силосы, 0,5 килограмм салам, 250 грамм бодай көрпәсе, 200 грамм җитен жмыхы карала.
Савым биш литр тәшкил иткәндә, кәҗәгә 1,5 килограмм сыйфатлы болын яисә клевер печәне, 3 килограмм тамыр-
азык (кишер яисә чөгендер), ике миллек, 500 грамм бодай көрпәсе, 300 грамм солы һәм 400 грамм көнбагыш түбе бирергә киңәш ителә.
Улакта, төп азыктан тыш, кәҗәгә ялар өчен тоз куела. Рационга, шулай ук, трикальцийфосфат өстәргә дә онытмагыз. Ул — составында фосфор булган азык өстәмәсе. Әлеге өстәмә кәҗәнең мускулларын ныгытырга булышлык итә. Кәҗәгә көн саен кимендә 4 грамм кальций һәм 2,4 грамм фосфор, 12-15 грамм аш тозы кирәк.
Әгәр кәҗәдә экзотик тәмгә тартылу сизәсез икән, әйтик, аның полиэтилен пакетларны чәйнәгәнен күрсәгез, бу — аның организмында микроэлементлар җитешмәүнең ышанычлы билгесе. Хуҗалыкта кәҗә асраучыларга әлеге терлеккә бик игътибарлы булу сорала. Аның холкы үзгәрү дә организмдагы үзгәрешләр барлыгын дәлилли. Шуңа күрә сәламәт кәҗә тәрбияләргә һәм аңардан күбрәк сөт алырга телисез икән, аларны махсус кибетләрдә сатылучы минераллар комплексы, витаминнар өстәмәсе белән ешрак сыйларга кирәклеген истән чыгармагыз.