+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 декабрь 2016, 02:00

Кәефегез бозылса...

Депрессия — бүгенге заманның, иң популяр чиредер, бәлки. Аны үзегездә тану өчен түбәндәге сыйфатларга игътибар итегез:

* Мине бер нәрсә дә куандырмый.

* Яшәү авыр, мәгънәсез тоела.

* Киләчәк һәм бүгенге көн турындагы уйлар кәефне боза.

* Көзгегә карыйсы да килми.

* Иртән торып, берәр эш башларга теләк юк.

* Мине беркем дә аңларга теләми һәм бу дөрес тә, чөнки мин — буш урын.

* Бер нәрсәгә көчем җитми, җиңел эшләрне башкарып чыгарлык та хәлем юк.

* Җаваплы эш кушсалар, бер сәбәп булмаса да, уңай нәтиҗә өчен бик борчылам.

* Мине курку, ялгызлык хисе били.

* Элек куандырган әйберләр бүген кәефне күтәрми.

* Еш кына үземне гаепле, гаилә һәм җәмгыять өчен кирәксез тоям.

* Еш башым авырта.

* Аппетитым һәм йокым начарланды. Йокларга яткач та, озак йоклап китә алмыйча азапланам. Я күп ашыйм, я киресенчә, бик аз.

* Эшкә тотынсам, фикерем таркала. Таныш эшне дә хаталар белән башкарам, шуңа күрә еш кына укуны/эшне калдыра башладым.

* Миннән, әйтерсең дә, энергияне суырып алганнар.

* Кайчагында үлем турында уйланам.

* Бөтен нәрсәгә ачуым килә.

* Бу хәлдән котылу юлларын белмим.

Язылганнар белән килешәсез икән, димәк, сездә — депрессия.

Депрессиядән җиңел генә чыгып булмый. Моның өчен хәтта берничә атна вакыт та таләп ителергә мөмкин. Табиб кына сезгә кирәкле антидепрессантлар киңәш итәчәк. Бәлки, дәва табар өчен, берничә төрле медицина препаратын сынап карарга туры килер. Үзегезне ничек хис итүегез турында табибка сөйләргә оялмагыз, бу дәвалану вакытын күпкә кыскартыр.

Депрессияне психотерапия ярдәмендә дә дәвалап була. Ул көндәлек стресстан котылырга ярдәм итә, медикаментлар белән дәвалануның нәтиҗәлелеген арттыра.

Бик авыр очракларда электр белән көзән җыерту (электр шогы терапиясе), магнит стимуляциясе кебек дәвалау төрләре кулланыла.

Башланып кына килгән чорда депрессия белән мөстәкыйль рәвештә көрәшеп була. Иң башта туклану рационыннан шикәрне алып ташларга кирәк.

Меню дөрес, витаминнарга бай ризыклардан төзелергә тиеш. Әгәр дә дөрес туклансагыз, организм үз функциясен кирәгенчә үтәячәк, димәк, сез дә үзегезне яхшы хис итәчәксез.

Даими рәвештә физик күнегүләр башкарыгыз. Спорт организмны табигый рәвештә адреналин белән баета, ә ул берничә сәгатькә кәефне күтәрә.
Читайте нас: