+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 декабрь 2016, 02:00

Түшкә матур булсын дисәгез

Чалынган кош-кортның түшкәсен матур килеш саклау өчен берничә кагыйдәне дөрес үтәргә кирәк. Суйгач, беренчедән, аны артык кайнар су белән коендырырга ярамый. Эшкәртүне шуннан башласагыз, кош-корт тиресендә вак йоннар калачак, тиренең дә ертылуы ихтимал.

Иң ышанычлысы – чиләктә суны 70 градустан югары булмаган температурада җылытып, чалынган тавыкны, мәсәлән, бер минут шул суда тотарга кирәк. Аннары, тавыкны эссе судан алып, иркен савытка салып, йон-канатлардан чистартыгыз. Бу эшне ике-өч минут эчендә башкарырга кирәк.

Каз, күркә һәм үрдәкне дә шундый ук ысул белән тазарталар. Тик су кошлары өчен чиләктәге су күпкә эссерәк булырга тиеш. Әлбәттә, түшкәне кайнар суга салганнан соң, су кош-корт тәненә яхшырак үтеп керсен өчен, аның канатларын судагы килеш бераз аерырга кирәк. Болай эшләгәндә, каз яки үрдәкнең йонын йолку уңайлырак булыр һәм түшкәдәге вак йоннарны да чүпләп җәфаланмассыз.

Кош-кортның эчке органнарын алганга кадәр, аны 5-7 минутка салкын суда тотарга киңәш ителә. Мондый процедурадан соң аның “товар йөзе” матурланачак.

Кош-кортның эчен алуның да тәртибе бар. Бу эшкә үткер пычак алып, зур саклык белән тотынырга кирәк. Бүксәне тиредән аергач, аны баш ягына таба алга тартып, төенләп бәйлиләр. Аннары кош-кортның арткы юлы тирәсеннән кисем эшләп, шуның аша бүксә белән бергә барлык эч-карынын алалар.
Читайте нас: