+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 декабрь 2016, 02:00

Күркә үтәли җилдән курка

Күркәләрнең туган ягы җылы яклар булса да, аларны дөрес асраганда салкынга да бик чыдамнар. Күркәләрнең иң зур “дошманы” – үтәли җил һәм артык дымлы һава. Шуңа күрә алар асралган бина даими җилләтелергә тиеш.

Кышкы салкыннар әлеге йорт кошлары өчен әллә ни куркыныч түгел. Әмма алар асралган бинада һава температурасы 2-3 градустан салкын булмаска тиеш.

Күркәләрне җиргә коры салам түшәлгән бинада асрарга киңәш ителә. Юешләнеп дымлана башлау белән аны алыштырырга кирәк. Җәелгән салам күгәрә башласа да ул күркәләр сәламәтлегенә куркыныч тудыра.

Кыш айларында күркәне тәүлегенә өч тапкыр ашатырга кирәк. Аларның төп рационы – суда бераз җебетелгән ашлык катнашмасы. Ул җылылыгы 40-50 градустан артмаган сөттә бутап эшләнсә, аеруча файдалы. Күркәләргә бу ризыкны иртән һәм көндез бирергә киңәш ителә. Кичке ашка ашлыкны бөтен килеш бирергә кирәк. Ул арпа, бодай, кукуруз булырга мөмкин.

Күркәләр кишер һәм чөгендерне дә яратып ашый. Азыкка өстәмә рәвешендә вакланган имән чикләвеген кушканда, ул тагын да файдалырак булыр. Ләкин һәр күркәгә ул 40 данәдән артмаска тиеш.

Кыш айларында кошларыгызны витаминнар белән сыйларга да онытмагыз. Киптерелгән люцерна яисә клеверның ваклап төелгән онын суда җебетеп, рационга кушарга кирәк. Киптерелгән кычыткан яки миллек яфрак-ботакларын да шундый ысул белән бирергә була.

Нарат һәм чыршы ылыслары да кош-корт өчен кирәкле каротинга бай. Ылысларны озынлыгын 3-5 сантиметрдан арттырмыйча ваклап бирәләр. Күркәләр кышын кызыл миләшне дә яратып ашый. Анысы һәркайсына 10-15 граммнан артык булмасын.

Күркәләргә хәрәкәт кирәк. Шуңа күрә алар асралган сарайның кояшка карап торган көньяк өлешендә күркәләр иркенлектә йөрерлек мәйдан­чык булсын. Әлбәттә, җир өсте кардан тазартылырга һәм анда салам түшәлергә тиеш. Көндез аларны шундый шартларда озаграк тотыгыз. Җилле көндә һәм салкынлык 15 градустан да түбәнрәк бул­ганда, күркәләрне түбә яисә япма астында тоту яхшырак.
Читайте нас: