+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 декабрь 2016, 02:00

Бурычларны түли алмасагыз

Бүген Русиядә банктан кредит алган бик күп кешеләр төрле сәбәпләр аркасында бурычларын түли алмый. Мондый авыр хәлдә калганнарга нишләргә, белгечләр аларга ниләр киңәш итә?

Килешүдә хата эзләгез

Кредит килешүендә карал­ган бурычларыгызны түли алмавыгызны аңлап, югалып калдыгызмы? Иң элек, ничек тә тынычланырга кирәк, диләр белгечләр. Кайберәүләр, бетте баш, инде миңа беркем дә ярдәм итә алмаячак, дип уйлап, банктан качу ягын карый башлый. Болай эшләргә һич ярамый. Белеп торыгыз: банк – албасты түгел, аның белән уртак тел табарга була.

Башта банктан кредит буенча хәл ителгән барлык түләүләрегез һәм калган бурыч күләме турында мәгъ­лүматлар күрсәтелгән финанс-лицевой счет өземтәсен сорап алырга кирәк. Аннан соң кредит килешүегезне анализлау өчен көчле юристка мөрәҗәгать итегез. Килешүнең бәйләнеп булырлык урыннары бармы-юкмы икәнен билгеләү өчен кирәк бу. Чөнки банклар килешү төзелгәндә еш кына кредит алучының хокукларын бозуга юл куя. Аларның кайберләре, әйтик, кредит буенча түләүләргә яшерен комиссияләр, процентлар кертә. Мондый хәлләр ачыкланган очракта банкка шушы процентларны бурычыгыз исәбенә кертүне тәкъдим итәргә була.

Хат языгыз

Килешүегезне анализлап, йомшак якларын ачыклаганнан соң, банкка барлык сумманы түләүнең мөмкин түгеллеген хәбәр итегез. Тәкъдим­нәрегезне бик төгәл итеп күрсәтегез. Моның өчен ике нөсхәдә гариза язарга: бер нөсхәсен банк канцеляриясенә (гаризагызны кабул итеп алу турында банк штампы сугылган булырга тиеш) тапшырырга яисә почта аша җибә­рергә кирәк. Заказлы хатны уведомление белән җибәрергә тырышыгыз. Югыйсә, суд алдына басарга туры килгәндә, гаризагызны банкка җибәрүе­гезне дәлилләп булмаячак.

Реструктурлаштыру нәрсә ул?

Ни гаҗәп, кредит суммасы зур булган очракларда түли алмау проблемасын хәл итүе җиңелрәк. Ипотека яки автомобиль кредиты банкның иң мөһим акча эшләү чыганагы булып тора. Шуңа күрә алар мондый кредит алучыларга аеруча игътибарлы булырга, аларның хәленә керергә тырыша. Әйтик, банкларның кайберләре, клиентларын саклап калу ниятеннән, 2-3 ай өчен түләнми килгән бурычка штраф салмый. Икенче берәүләре бурычны реструктурлаштыруны таләп итә. Реструктурлаштыру – кредитны кичерү түгел, бәлки, аны түләү срогын озайтып, агымдагы түләүләр күләмен киметү дигән сүз. Тиешле күләмдә түли алмасагыз да, график буенча азмы-күпме түләвегезне дәвам итегез. Һәрхәлдә, ай саен күпмедер күләмдә акча күчереп барасыз икән, арытаба сезне “куркыныч сыйфаттагы тү­ләүче”ләр исәбенә кертмәя­чәкләр.

Телдә генә калмасын

Бу очракта юрист белән киңәшләшеп алу зыян итмәя­чәк. Вакытлы, төпле киңәш-табыш сезне зур югалтулардан саклап калырга мөмкин. Сезнең өчен сөйләшүләрне тәҗрибәле юрист алып барган очракта банклар ике якка да отышлы килешү төзүгә теләбрәк ризалаша.

* Кредитны түләү исә­бе­нә банкка залог итеп билгеләнгән милкегезне яки башка мөлкәтегезне тәкъдим итәргә була. Бәясе буенча сатулашудан оялмаска кирәк.

* Залог итеп билгелән­гән милек яки башка мөл­кәтегезне арендага биреп тору исәбенә дә бурычыгызны түләргә мөмкин (һәр­хәлдә, банкка шуны тәкъдим итеп карарга).

* Бурычны реструктурлаштырырга, ягъни төп бурычны түләүне туктатып то­­рып, фәкать процентлар гы­на түләргә. Банкларның күбесе моңа каршы килми.

* Кайбер банклар бу­рыч­лы кешене үзләренә эшкә алып, бурычын хезмәт хакыннан тотып барырга ризалык бирә.
Читайте нас: