+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
31 декабрь 2016, 02:00

Баш авыртса, нишләргә?

Яңа ел каршылаганда шампан шәрабы эчмичә буламы соң? Эчмәүчеләр дә бардыр, әбәттә. Шулай да күпчелек сәгать уникене сукканда теләк теләп, шампан эчүне мөһимгә саный һәм теләкләренең үтәләчәгенә чын күңелдән ышана. Ә кемнәргәдер шул бәйрәмдә эчелгән бер бокал шәраб та баш авыртуы белән “җавап бирә”. Алкоголь кулланганнан соң баш авыртмасын өчен нишләргә?

Шампан шәрабындагы газ шарчыклары да баш авыртуга сәбәпче булырга мөмкин. Алар тиз исертә дә. Шуңа күрә алдан салып куелган, газы очып беткән шәраб эчү яхшырак, диләр.

Кайбер илләрдә алкоголь кулланыр алдыннан бер кашык зәйтүн мае эчеп куялар. Ләкин безнең халыкка бу ошамаска һәм килешмәскә мөмкин. Безнең өчен иң яхшысы – бер-ике кашык май салынган бәрәңге измәсе ашап кую. Эш шунда – май тиз арада эчәкләргә “төшә” һәм алкоголь таралуны тоткарлый.

Әлбәттә, күңелләрдә бәйрәм рухы булганда иртәгәсен баш авырту турында бик уйлап булмый. Ләкин бәйрәм үтте, ә баш авыртуы башланды. Нишләргә? Тикшерелгән халык ысулы: тозланган кәбестәгә шул ук күләмдә чи кәбестә һәм тозлы кыяр суы кушып ашарга.

Алкогольнең сыйфатына игътибар итегез. Яхшы эчемлек арзан булмый. Аз күләмдә эчелгән сыйфатлы шәраб башны авырттырмаска тиеш.

Әгәр теләсә кайсы алкогольле эчемлектән, хәтта ул бик кыйммәтле булганда, аз гына кулланганнан соң да баш, аеруча җилкә туры авырта, колаклар шаулый икән, димәк, сезгә алкоголь килешми, кан басымына йогынты ясый.
Шуны истә тотыгыз: эчүдән баш тарту һич оят түгел, аның бер гаебе дә юк.
Читайте нас: