+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 гыйнвар 2017, 02:00

Сулагай түгел микән?

Бала ашаганда кашыкны сул кулда тота, ә рәсемне уңы белән ясый. Чынаякны сул кулына ала, ә асфальттагы түгәрәкләрне уңы белән сыза. Сулагаймы ул, юкмы? Моны ничек ачыкларга?

Кайчан ачыкларга?

Баланың кайсы кулын ешрак эшләтүен 2 яшькә кадәр белеп булмый. 2-5 яшь аралыгында исә аның кечкенә куллары, гадәттә, бер үк хәрәкәтне башкара. Мәсәлән, комлыкта көрәкне я уң, я сул кулы белән тота, чынаякка да теләсә кайсы кулы белән үрелергә мөмкин. 5 яшьтән соң гына кайсы кулы “баш” булуы ачыклана. Дөрес, моны шунда ук сизеп алам, дип өметләнмәгез. Моның өчен баланы даими күзәтеп барырга, я махсус тестлар кулланырга кирәк.

Күзәтәбез, тикшерәбез

5 яшен тутырган сабый әле бөтен эшне дә ике кулы белән башкара. Ләкин бу вакытта инде алар төрлечәрәк хәрәкәт итә. Баланың аяк киемендәге бауларны бәйлә­ве, шакмакларны тезү рәве­шенә игътибар итегез. Бу вакытта аның бер кулы бары тик тотып тора, ярдәмче ролен үти, икенчесе исә төп эшне башкара. Дөрес, карап торып кына баланың “баш” кулын билгеләве авыррак та булырга мөмкин. Шуңа тест­ларга мөрәҗәгать итегез. Баланы шул рәвешле тик­шерергә уйласагыз, тест­ларның максатын әйтмәгез:

* баладан кулларын йод­рык­лавын сорагыз, сулагай­ның сул кулындагы баш бармагы өстә калачак;

* кулларын күкрәгенә куюны сорагыз, сулагай сул кулын уң кулы өстенә куячак;

* берьюлы берничә рә­сем төшерү. Бала түгәрәк, шакмак, өчпочмакларны
берьюлы ике кулы белән дә төшерсен. “Баш” кул акрын­рак хәрәкәт итсә дә, ул ясаган фигуралар төгәлрәк ки­леп чыгачак.

Нинди авырлыклар көтә

Гамәлдә, бөтен дөнья уң кулы “баш” булучылар өчен яратылган. Ишек тоткасы, машиналар хәрәкәте, компьютердагы клавиатура – барысы да күпчелек өчен җайлаш­тырылган. Уң кулы “баш” булган кешеләр юл аша чыкканда тәүдә сул якка, аннары уңга карый. Сулагайлар – киресенчә. Сабыен юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткәндә ата-аналар бу турыда онытмаска тиеш. Сулагай китапны да уңнан сулга укырга маташачак. Шуңа аны текстны кабул итәргә өйрәтү өчен вакыт һәм түземлек кирәк булачак. Кечкенә сулагайны сәгать таный белергә өйрәтү дә авыррак. Укларның кайсы якка таба хәрәкәт итүен истә калдыру аңа авыр бирелә.

Шуны истән чыгармагыз: сулагай бала башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылмый. Ул бары тик дөньяны бераз үзгәрәк кабул итә. Бөтен кеше хәрәкәтләрен уң кул белән башкарганда аңа шуны ук сул кулы белән эшләргә туры килә. Шуңа күрә сабыегызны игътибардан аермагыз!

Кайбер үзенчәлекләр

Уң кулы “баш” булган балада – анык фикер йөртү, математикага сәләт, мәсь­әлә­ләрне логика ярдәмендә чишү, сөйләшү, уку һәм язу, ә сулагайда абстракт фикер йөртү, рәсемнәрне хәтердә калдыру, интуиция, ритм һәм музыкага осталык, зур мәйданда тиешле юнәлеш табу үсеш алган була.

Сулагайларда, моннан тыш, “кирелек” чоры озакка сузыла, соңрак сөйләшә башлыйлар, укырга-язарга авыррак өйрәнәләр, бик хисчән, артык ышанучан һәм самими булалар, бер минутлык хисләргә еш биреләләр, шуңа алар кинәт елап җибәрә, я ярсый.

Шуларны истә тотыгыз!

— сулагайлык хакында балага кире фикер әйтмәгез;
— сулагайларда булган бөтен проблемаларны да сулагайлык белән акламагыз;
— 4-5 яшьтә “баш” кулны белеп алгач, киләчәктә аны алмаштырырга тырышмагыз;
— өстәл артында утырганда сулагайга ут уң яктан төшәргә тиеш;
— киләчәктә балага уку җиңелрәк бирелсен өчен балачактан ук вак моториканы үстерегез: җепкә сәйләннәр тезегез, мозаика җыегыз.
Читайте нас: