2. Баланы кабаландырма. “Әйттемме мин сиңа кичтән иртәрәк ят, дип!” тиргәү сүзләре дә яудырма. Укырга, эшкә соңга каласыз икән, гаепне үзеңнән эзлә. Димәк, вакытны дөрес бүлә белмисең.
3. Мәктәпкә озатыр алдыннан җиңелчә булса да тамагын туйдыр.
4. Сабыеңны “Мәктәптә шаярма!”, “Икеле алып кына кара!” кебек сүзләр белән озатма. Яхшы теләкләр, күтәренке кәеф телә.
5. Шулай ук, аны мең төрле сорау белән дә каршы алырга тырышма. Укудан арып кайткан балага бераз тынычланырга вакыт бир.
6. Мәктәптән кайту белән дәрес әзерләргә утырту дөрес түгел. Укучы бала 2-3 сәгать ял итәргә тиеш. Дәресне иң яхшысы 15-17 сәгать аралыгында әзерләргә кирәк. Кичке сәгать сигездән соң сабыйга материалны кабул итү, исендә калдыру авырлаша.
7. Сәгатьләр буена дәрес әзерләтү дә баланы арыта. Предметлар арасында 15-20 минутлык ял оештыр.
8. Аның янында басып, карап, өйрәтеп торып өйгә эш әзерләтү 1нче сыйныфта гына булырга мөмкин. Бала үзаллылыкка күнексен. Әгәр өлкәннәр ярдәменнән башка килеп чыкмый икән, “Әйдә, бергәләп эшләп карыйк”, дип, мәсьәләне тыныч кына хәл ит.
9. “Әгәр өйгә эшеңне эшләмисең икән...” кебек җөмләне “Кызым, башта өйгә эшеңне эшлә, ә аннары...” дип алыштыру күпкә отышлырак.
10. Тәүлек эчендә барлык мәшәкатьләрне, сериалларны, ноутбукны, телефонны читкә куеп, кызыңны яисә улыңны кочаклап сөю, аның белән сөйләшү өчен вакыт тап.
11. Балаңның баш авыртуга, хәле юклыкка зарлануына игътибарлы бул. Болар, гадәттә, йончу, укуда проблемалар булу билгесе.
12. Гадәттә, 7-8 яшьлек бала йокларга яткач, “Әни, әкият сөйлә әле...” дисә, “Син әкият тыңларга зур бит инде!” дип кире кагабыз. Бу дөрес түгел. Тыныч кына әкият сөйләү, җыр көйләү, тормыштагы шатлыклы мизгелләрне искә алу – болар барысы да баланы тынычландыра һәм сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.