+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
11 март 2017, 02:00

Чәчкәләрне үзебез үстерик

Мартта кояш яктырак карый башлау белән “Быел бакчада нинди чәчкәләр үстерергә икән?”, — дигән уй тынгылык бирми. Әлбәттә, бакчагыз яздан ук гөрләп чәчкәгә төренсен өчен алдан рассада үстерү юлын карарга кирәк. Мартта эхинацея (рудбекия), алиссум, вербена, иберис, клеома, кобея, колеус, кыңгырау, гвоздика, брахикома, арыс­лан тамагы, берьеллык флокс, җәйге левкой (маттиола), петуния утыртырга була.

Мартта чәчкә орлыклары утырту өчен иң уңайлы көннәр: 11, 13-15, 18-19.

Тамырдан, суганчадан, бәрәңгедән үсә торган чәчкәләрне утырту өчен 1-2, 24-25, 28-29 март иң яхшы көннәр санала.

Чәчкәләрне орлыктан үстерү җиңел эш түгел, һәркайсының үз сере бар. Мәсәлән, петуния һәм флокс орлыклары бик вак һәм аларны үстерү зур түземлек сорый. Бу орлыкларны алдан әзерләнгән җиңел, дымлы туфрак өс­тенә берәмләп салып чыгарга һәм сак кына пульверизатордан су сипте­рергә кирәк. Өстен пленка яки пластмасс контейнер капкачы белән каплап, якты урынга куегыз. Көн дә иртән өстен ачып җилләтергә, капкачка җыелган конденсатны тазартырга онытмагыз. Орлыклар шытып чыккач та өстен ачып куярга ашыкмагыз, үсентеләр ике атна чамасы капкач астында үсәргә тиеш. Тик әледән-әле җилләтеп һәм су сибеп торыгыз.

Алиссум известь кушыл­ган җиңел, ашламага бай катнашмада яхшы үсә. Орлыкларны тигез итеп җәел­гән туфракка берәмләп салып чыгыгыз. Аларны туфрак белән күмдерергә ярамый, бары тик уч төбе белән бастырып чыгарга гына кирәк. Аннан яхшылап су сибегез һәм савытны пленка яки пыяла белән каплап, 18 градустан да түбән булмаган урынга куегыз. Үсентеләр бер атнадан баш күрсәткәч тә, өстен ачып бүлмәнең якты ягындагы тәрәзә төбенә урнаштырырга киңәш ителә. Ә инде өч чын яфрак чыккач, үсентеләрне берәмләп савытларга күчерергә кирәк.

Брахикома орлыкларын да шул тәртиптә утыртырга була. Ә менә левкой утыртканда туфрак бик коры да, нык дымлы да булырга тиеш түгел. Аның тагын бер үзенчәлеге: орлык шытып чыкмыйча, аларга су сибәргә ашыкмагыз. Үсен­те­ләр 4-5 көннән күренә башлар, шунда ук якты урынга куегыз.

Эхинацея орлыклары бик каты тышлы, шуңа да аларны шыттырып утыртырга киңәш ителә. Орлыкларны чылатылган чүпрәк­кә төреп, тәлинкәгә салыгыз. Кайбер хуҗабикәләр андый орлыкларны йомшак бәдрәф кәгазендә шыттыра. Ничек кенә булса да, орлыклар гел генә дымлы торырга тиеш. Туфракта 5-10 мм тишекләр тишеп, эхинацея орлыкларын шунда салып чыгарга һәм өсләренә юка гына итеп туфрак яки ком сибәргә кирәк. Пульверизатордан су сипкәч, савытның өстен каплап, якты урынга куегыз. Бу чәчкәнең орлыклары 13-15 градус җылылыкта да шытып чыга.

Үзегез үстергән чәчкә­ләр матур да, чагу төсле дә булачак.
Читайте нас: