+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
11 март 2017, 02:00

“Әйдә, бу хакта сөйләшмибез!”

Кемгә дә булса шулай дип әйткәнегез бармы? Я булмаса үзегезгә. Саксыз әйтелгән сүз җитәкчелек кенә түгел, хезмәттәшләр алдында да уңайсыз хәлгә куярга мөмкин. Шуңа күрә, әйдәгез, эштә сөйләшергә ярамаган темаларның алтысын бергәләп ачыклыйк.

“Ә без болай эшләми идек” Яңа коллективка килгәнсез икән, элекке эш урынын искә алмаска тырышыгыз. Әгәр анда чыннан да үрнәк алырлык һәм файдаланырлык эш алымнары бар икән, аларны үз идеягез итеп кенә әйтегез. Ирегезгә (хатыныгызга) элек йөргән егетләрегез (кызларыгыз) турында сөй­ләргә ярамаган кебек, яңа эш урынында да искесен мактап сөйләргә ярамый. Югыйсә җитәкчегезнең: “Әйбәт булгач, ни өчен киттең соң?” – дип, бик урынлы сорау бирүе бар.

“Фәлән Фәләнович ялкау, таркау...” Хезмәттәшегезгә бәя бирүдән качыгыз. Беренчедән, хезмәткәргә бәя бирү өчен кадрлар бүлеге бар, икенчедән, сүзегезне җитәкчелеккә түгел, беренче чиратта, Фәлән Фәләновичның үзенә җитке­рә-чәкләр. Һәм, һичшиксез, биш тапкыр арттырып.

“Миңа аның өчен түләмиләр!” Вазыйфагызга кермәгән ниндидер өстәмә эштән сез, әлбәттә, баш тарта аласыз. Әмма моны хезмәт хакын искә төшермичә, бик сак, әдәпле рәвештә әйтергә кирәк. Эшегез күп булуын, өлгерә алмавыгызны искәртергә онытмагыз.

“Бәлки, мин дөрес тә әйтмимдер...” Эш урынында икеле-микеле сүзләр сөйләмәскә тырышыгыз. Әгәр тәкъдиме­гез чыннан да чиле-пешлерәк булып тоела икән, башта уйлап-анализлап бетерергә кирәк. Аннары гына әйтергә.
“Эшләп карыйк инде, ничек килеп чыгар...” Җитәкченең иң ачуын китерә торган җавап бу. Сезгә конкрет эш кушылган икән, җавап та төгәл (“Эшлибез!”) булырга тиеш. Әгәр дә барып чыгарлык эш түгел икән, җитәкчелеккә яхшылап аң­лату һәм үз тәкъдимегезне җиткерү хәерле.

“Мин гаеплемени?” Эштә килеп туган ниндидер проблема турында сөйләшкәндә шундук гаепсезлегегезне дәлилләргә ашыкмагыз. Чөнки җитәкчелекне, беренче чиратта, кемнең гаепле булуы түгел, проблеманы хәл итү юллары кызыксындыра. Әгәр сезгә кемнеңдер үз вакытында башкарылмаган эшләре өчен даими рәвештә җавап тотарга туры килә икән, бу хакта җитәкче белән икәүдән-икәү генә, күзгә-күз карап сөйләшергә кирәк.
Читайте нас: