+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
31 июль 2021, 21:50

Күрше минем җиргә хуҗа булды

Ничек кайтарырга?

Күрше минем җиргә хуҗа булды
Күрше минем җиргә хуҗа булды
 Берничә ел элек авыл янәшәсендә дача участогы сатып алган идек. Үзем — коммерциягә карамаган бакчачылар шир­кәте әгъзасы. Җиребезнең кадастр саны бар. Русия Федерациясе Гражданнар кодексының 57 статьясына, җир участогына һәм анда салынган йортка ия булуыбызны дә­лил­ләүче таныклыкка ярашлы, һәр ел саен салымнарны һәм башка җыемнарны вакытында түлибез.
Эш шунда, күршебез мин язма рәвештә рөхсәт бирмәүгә карамастан, участогыбызның бер сутый җирен “басып алган”, ягъни, законлы рәвештә без хуҗа булган җирне койма белән уратып алган, анда агачлар утырткан.
Күршебез пенсиягә чыкканчы зур түрә иде. Законнарны да, бәлки, үз ягына “көйләп булганын” белгәндер. Әмма без­нең бу бәхәс берничә ел дәвам итә инде. Яхшылап сөй­лә­шергә дә теләге юк. Коймаларын алып күчерергә дә риза түгел. Ул әфәнде минем законлы хокукларымны аңларга да теләми хәтта.
Соравым шундый: әлеге дәгъваларым белән кая һәм ничек мөрәҗәгать итәргә? Үземнең законлы рәвештә хуҗа булган җиремне кабат кайтарып алу өчен эшне нәрсәдән башларга кирәк?

Тәлгать Мәхмүтҗанов.
Иглин районы.

Хат авторына җавап биргән­дә, әлбәттә, мондый хәлдә калучы гражданнарның хокукларын искә төшерү урынлы булыр.
Беренчедән, милек хуҗасы-ның аның милкенә законсыз рәвештә хуҗа булган кешедән үз мөлкәтен кабат кайтарып алу хокукы бар. (Русия Федерациясе Гражданнар кодексының 301 статьясы).
Икенчедән, җирнең законлы хуҗасы аңа үз милкенә хуҗа бу­лырга һәм үз мөлкәте белән файдалануга комачаулаган барлык каршылыкларны җайга салуны — юкка чыгаруны таләп итә ала. Әйтик, күршеләрнең берсе янәшәдәге хуҗасы булган участок җирендә аның ризалыгыннан башка ниндидер корылма, склад салса, яисә башка җир участогына керүне киртәләп куйса — моның өчен дә закон бар. (Русия Федерациясе Гражданнар кодексының 304 статьясы).
Өченчедән, законда кемнең дә булса үз милкенә хокукын сак­лауны вакытлыча чикләп тору турында бернәрсә дә әй­телмәгән. Аңлаешлы итеп әйт­кәндә, күпме ел үтүгә карамастан, мондый бәхәсләр килеп чыкканда судка мөрәҗәгать итү вакыты чикләнмәгән. Димәк, милек хуҗасы законсыз рәвештә икенче бер кеше хуҗа булган мөлкәтен даулап, күпме вакыт үтүгә карамастан, судка мөрәҗә­гать итә ала. (Русия Федерация­се Гражданнар кодексының 208 статьясы).
Әлбәттә, икенче кешенең сезнең җирегезгә законсыз рә­вештә хуҗа булуын дәлилләргә әзерләнәсез икән, иң тәүдә җир участокларының чикләре ничек билгеләнүен ачыкларга кирәк. Әгәр сез файдаланган, хуҗа бул­­ган участокта ызан салынмаган икән, урындагы геодезия оеш­масына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Янә дә күршегезнең үз белдеге белән рөхсәтсез сезнең җирегезгә хуҗа булуы ачыкланса, “Росреестр”ның территориаль органына язма рәвештә мөрәҗәгать итү зарур. Бу эшне сайт аша электрон рәвештә эш­ләргә дә, яисә шәхсән килеп башкарырга да була.
Әлеге оешмага мөрәҗәгать иткән очракта, җир участогы­гызның төгәл адресын һәм кадастр санын күрсәтү мотлак. Билгеле, документта, шулай ук җир участогындагы ике арадагы койманың ничек урнаштырылуы һәм сез хуҗа булган мәйданның күпме өлеше “басып алучы”га күчерелүе күрсәтелергә тиеш. Гаризагызда мондый башбаштаклык күрсәткән кешенең сез­нең милеккә ия булу турындагы хокукларны бозуына китерүен ассызыкларга да онытмагыз.
Сезнең гаризагызга ярашлы, җирдән файдалану һәм аны саклау буенча җаваплы инспекторлар бәхәсле мәйданны тик­шерә башлаячак. Әгәр сезнең дәгъваларыгыз дөрес булып, башка кешенең җирегезгә хуҗа булуы расланса, закон бозучыга аны төзәтү өчен рәсми боерык (предписание) бирелә. Билгеле, тикше­рүдән соң административ хокук бозу турында протокол төзе­лер­гә тиеш.
Белешмә. Үз белдегең белән рөхсәтсез башка ке­шенең җире­нә хуҗа булган гражданны штраф рәве-шендә административ җа-ваплылыкка тарттыру каралган. Гражданнар өчен ул сумма законсыз рәвештә “басып алган” җир мәйданы кадастр бәя­сенең 1дән алып 1,5 процен­ты күлә­мен­дә, әмма 5 мең сумнан да ким булмаган күләмдә билгеләнгән. Әгәр участок­ның кадастр бәясе билге-ләнмәгән булса, ул чагында административ штраф күләме 5 мең сумнан алып 10 мең сумга кадәр карал­ган.
Боерык алты ай вакытка бирелә. Әгәр закон бозучы үз хатасын төзәтү өстендә эшли һәм аны документлар белән дәлилли икән — бу вакытның озынайтылуы да мөмкин. Боерыкта күрсәтелгән вакыт узганнан соң, инспекторлар урынга барып аның үтәлешен шәхсән тикшерә. Әгәр закон бозучының бу вакытка бернинди чара да күрмәве ачыкланса, аңа административ хокук бозу турында тагын бер тапкыр боерык тапшырыла.
Тикшерүләр, суд юлында йөрү, әлбәттә, җиңел эш түгел. Шуңа күрә, тиешле органнарга мөрәҗәгать итәрдән элек, килеп туган бәхәсне тыныч, үзара килешеп хәл итү юлларын эзләргә тырышыгыз. Әгәр уртак фикергә киленсә, судка бару да кирәкмәс.
Дәгъваларыгызны ике арадагы килешү аша тыныч юл бе­лән судка кадәр хәл ителүне рәс­миләштерсәгез, тагы да яхшырак булыр. Моның өчен дәгъвала­ры­гызны язма рәвештә әзерләп, җавап тотасы кешегә аның имзасын алып тапшырырга кирәк, яисә заказ-хатны белдерү кәгазе (уведомление) җибәрегез.
Әгәр дә ике арадагы бәхәс­ләр тыныч юл белән генә хәл ителми икән, дәгъваларыгызны белдереп судка мөрәҗәгать итәргә кала. Анда сез хуҗа бул­ган җир участогыннан законсыз рәвештә башка кешенең файдалануы, ике арадагы чик­ләр­нең үзгәрүе турында һәм бәхәс­ле участокка сезнең хуҗа булуыгызны раслаучы документлар кирәк булачак.
Сезнең дәгъвага җавап бер ай дәвамында килми икән, мондый очракта судка дәгъва бел-де­релгән гариза языла. Законда дәгъва язу буенча тәгаен таләп­ләр билгеләнгән һәм шуңа күрә аны әзерләү тәртибен төгәл үтәр­­гә кирәк. Шунысы да мәгъ­лүм булсын: шушы таләп­ләрне үтәмисез икән, сезнең дәгъва гаризагыз да суд тарафыннан каралмыйча, кабат үзе­гезгә кайтарылырга мөмкин.
Проблеманы хәл итү юлы ничек катлаулы күренсә дә, тө­шен­келеккә бирелергә ашык­­магыз. Мондый эштә уңай нәтиҗә алуга ярдәм итү өчен җир хокукы мәсьәләләре буенча махсуслашкан юрист булуын да онытмагыз. Җир мәсьәләсенә кагылышлы барлык законнар белән хәбәрдар белгеч сезгә дөрес хокукый юнәлеш сайларга һәм сезнең мәнфәгатьләрне якларга ярдәм итәр.
Шуны да онытмагыз, Русия Федерациясенең “Русия Феде-ра­циясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында”гы 324нче федераль законына ярашлы, аерым категориядәге гражданнар түләүсез төрдәге юридик хезмәт алуга хокуклы. Әлеге категориягә гаиләдәге уртача керемнәре Русия Федерациясе законнарына ярашлы, ил төбәк­ләрендә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар, һәм, шулай ук, кереме яшәү минимумыннан түбән бул­ган ялгыз яшәүче гражданнар керә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: