+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 октябрь 2021, 11:45

Күгәректән ничек котылырга?

Аның сәламәтлеккә зыян китерүен күпләр белми дә.

Күгәректән ничек котылырга?
Күгәректән ничек котылырга?

Өйдә, мунчада күгәрек урыннар барлыкка килү проблемасы күпләрне борчый. Башта вак кына булып чыккан кара нокталар күз алдында зур тапларга әйләнә. Күгәрек ул — гөмбәчек, шуңа да уңайлы шартларда тиз тарала. Ләкин мондый гөмбәчекнең кеше организмы өчен никадәр зыянлы булуын барысы да белми, шуңа микән аңа каршы көрәшергә дә тырышмый.


Әлбәттә, күгәрек күренгән саен өйдә яки мунчада капиталь ремонт эшләү мөмкин дә түгел. Шулай да аңардан саклану чараларын күрергә кирәк. Күгәрекнең зарарлы исен суламас өчен маскада һәм перчаткада эшләргә киңәш ителә. Иң элек барлыкка килгән күгәрекне күп итеп сода салынган су белән ышкып юарга кирәк. Аннары гадәти пумала белән гөмбәчеккә белизна сөртәбез. Шулай эшләгәндә кара таплар бетәр. Бу вакытта өйне җилләтеп торыгыз.


Кызганычка каршы, бу чаралар озакка түгел, шуңа да эшкәртүне кабатлап торырга кирәк. Үзегезнең яки якыннарыгызның сәламәтлеген куркыныч астына куймас өчен мондый чараларны башкару бик мөһим. Күгәрек озак кына чыкмасын дисәгез, белизна сөрткәннән соң, стеналарны күгәреккә һәм гөмбәчеккә каршы махсус сыекча белән эшкәртергә кирәк. Ул буяу сатыла торган кибеттә була, бик кыйммәт тә тормый.

 

Фото: hammer-shop.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: