Йөрәк-кан тамырлары системасына мунча процедурасының йогынтысын капиллярларның киңәюеннән белеп була. Димәк, артерияләр буйлап канның йөрүе яхшыра. Шулай итеп, кан әйләнешендәге туктап калып оеган каннар бетә, тукымаларга кислород килүе арта. Канның актив хәрәкәте организмның эссе һәм салкын һава шартларына җайлашуы өчен дә бик әһәмиятле.
Мунчаның кан әйләнеше бозылган кешеләргә дә файдасы бар. Кан басымы түбән булган кешеләрдә ул күтәрелә, ә башлангыч чорда гипертония белән интегүчеләр чабынуны җиңел кичерә.
Мунча мускулларга һәм буыннарга гына йогынты ясап калмый, үзәк нерв системасына да файда бирә. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: организмыгызны югары температурага күнектерми торып, чабынырга да, салкын бассейнда коенырга да ярамый. Шушы таләпләр үтәлмәсә, кешенең гомум хәле начараерга, аппетиты кимергә һәм ул йоклый алмый интегергә мөмкин. Шуңа күрә чабынырга, кызу ләүкәдә озак утырырга яратучылар белән ярышырга кирәкми. Ипләп кенә, саклык белән генә моңа үзеңне күнектерергә кирәк, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
Фото: pixabay.com.