+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 июль 2022, 10:33

Ял көннәрендә озак йоклау сәламәтлеккә зыянлы икән...

Шимбә һәм якшәмбе көнне озак йоклау сәламәтлеккә зарарлы һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына китерә. Бу хакта психология фәннәре кандидаты, хезмәт физиологиясе һәм профилактик эргономикасы лабораториясе мөдире Василий Сериков сөйләде.

Ял көннәрендә озак йоклау сәламәтлеккә зыянлы икән...
Ял көннәрендә озак йоклау сәламәтлеккә зыянлы икән...


“Тикшеренүләр күрсәткәнчә, якшәмбе көнне артык йоклау чыннан да зарарлы. Кирәк булганда, бер сәгатькә күбрәк йокларга була, бу организмны физиологик яктан торгызу өчен бик җиткән. Тәүлеклек биоритмика бар. Без атна буе бер режимда эшлибез, һәм организм билгеле бер биоритмга җайлаша. Һәм әгәр дә без якшәмбе көнне аны көчәйтеп күчерсәк, дүшәмбе көнне, хезмәт процессына кайткач, организм чын биологик стресс кичерәчәк. Әгәр дә стресс һәр эш дүшәмбесе булса, мондый гамәлләр белән без 30 процентка йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын һәм организмның функциональ системалары өзлегүен якынайтабыз”, - дип аңлатты Василий Сериков.

Белгеч шулай ук яңа биоритмга җайлашу үзенчәлекләрен отпускны планлаштырганда да исәпкә алырга кирәк, дип өстәде. Организмның яңа тәртипкә күнегүе минималь зыян белән узсын өчен, 12дән дә ким булмаган ял көне алырга кирәк.

“Отпуск 12 көннән дә ким булмаска, яңа биоритмга җайлашу организм өчен иң аз стресс белән узарга тиеш. Беренче атна - җайлашу һәм ял итү, икенчесе - эш көннәренә әзерлек. Кеше эшкә әзерләнә, эш белән бәйле фикерләр барлыкка килә. Нәтиҗәдә, бөтен организмны салмак үзгәртеп кору бара”, - дип нәтиҗә ясады Василий Сериков, дип хәбәр итә "Рамблер".

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: