-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 ноябрь 2022, 12:54

Сарымсактан тәмләткеч ясагыз!

Кышкылыкка алып куйган сарымсак бозыла башладымы әле?

Сарымсактан тәмләткеч ясагыз!
Сарымсактан тәмләткеч ясагыз!

Бакчадагы уңышлар җыелып бетте, хәзер инде кыш буе алар белән сыйланасы һәм... саклыйсы гына бар. Яшелчәләрне саклау аларны үстерүдән бер дә җиңелрәк түгел. Җәй буе үстергән кишерне яисә суганны чиләкләп түккән чаклар да бар...

Ә чери башлаган сарымсакны нишләтергә? Иң беренче чиратта "авыру" яшелчәләрне "сәламәтләреннән" аерып алыгыз. Аннары бозылган урыннарын кисеп алып, сарымсак тырнакларын турагыз. Арытаба сарымсакны җәеп, коры һәм җылы урында киптерегез. 2 көн саен аны бутап торырга онытмагыз.

Гадәттә, 2-14 көндә сарымсак кибә. Кипкән сарымсакны кофемолка аша чыгарып, аннан тәмләткеч ясыйбыз да банкаларга тутырып куябыз. Әлеге тәмләткечне аш-су әзерләүдә куллану күпкә җиңел. Әйткәндәй, кипкән сарымсакның исе дә тәмлерәк була.

 

Ә бүләккә бирелгән розаларны ничек сакларга икәнен түбәндәге сылтама аша кереп укыгыз:

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-11-16/rozalarny-b-r-ged-steregez-3031633

 

Фото: rcm62.ru

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: