+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 ноябрь 2022, 11:02

Ютәлдән йод ярдәм итә

Аннан сетканы ничек ясарга?

Ютәлдән йод ярдәм итә
Ютәлдән йод ярдәм итә

Салкын тиеп, темпетартура төшкәч тә ютәл озак вакыт саклана әле. Аеруча йокларга яткач, аннан котыла алмый интегәсең. Халык медицинасы бу җәһәттән җиңел генә рецепт тәкъдим итә.

Ютәлдән котылу өчен йод белән аркага челтәр сызымнары ясарга була. Без яшәгән җирдә йод микроэлементына кытлык. Шуңа да бу процедура әзме-күпме организмдагы йод житешмәүне бетерергә ярдәм итә. Йод үзе үк организмга бик көчле стимул-этәргеч кебек тәэсир итәчәк.

Арка үзәгенә тидерми ике як калак сөягеннән өстә башлап бөерләргә чаклы сызарга кирәк. Бу челтәрне ике тапкыр сызалар. Һәм көн аралаш ике-өч тапкыр ясыйлар. Күкрәккә һәм муенга да ясарга мөмкин. Моны кич ятар алдыннан эшләргә кирәк. Сетканы иртән ясап урамга чыксагыз зыяны гына булачак. Суык тагы да катырак тияргә мөмкин. Балаларга бер кат сызу да җитә.

 

Организмга йод җитмәвен ничек белергә? Түбәндәге сылтама аша кереп карагыз:

 

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-11-14/yod-chelt-re-nich-s-gatt-n-yukka-chygarga-tiesh-3028796

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: