-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 ноябрь 2022, 10:57

"Незамерзайка"ның ниндиенә өстенлек бирәсез?

Тәрәзәләр туңмасын, чиста булсын өчен әлеге сыекчаларның ниндиен сайларга кирәк?

"Незамерзайка"ның ниндиенә өстенлек бирәсез?
"Незамерзайка"ның ниндиенә өстенлек бирәсез?

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсендә кышкы явым-төшем сезонында машина пыяласы юа торган сыеклыкны хәвефсезен ничек сайларга кирәклеге турында сөйләделәр.

Ведомство белгечләре аңлатканча, «Незамерзайка» сатып алганда машина йөртүчеләргә составка керә торган спиртның исенә һәм кристалллашу температурасына (туңдыру бусагасына) игътибар итәргә кирәк. Пыяла юу сыеклыгының туңуы шушы параметрларга бәйле. Шулай итеп, спирт өлеше 25-75 процент булырга тиеш. Әлеге сыеклыкның 10 градуслысында спирт өлеше 25 процент булырга тиеш, туңу чиге 30 градуслысында – 50-75 процентка кадәр.

Шулай ук «Незамерзайка» составына төрле химик матдәләр керә. Аларда этил, изопропил, ягъни метил спиртлары бар. Русиядә метанол кушылган юу чаралары куллану тыелган, чөнки метанол спирты кеше организмы өчен бик агулы, ул йокыны китерә, күзләрне авырттыра, күңел төшенкелегенә, баш авыртуына китерергә мөмкин. Этил һәм изопропил спирты нигезендә җитештерелгән юу чаралары кеше сәламәтлеге өчен хәвефсез һәм тәрәзәләрне яхшы чистарта.

 

Салкын өйне кышын ничек җылытырга? Тулырак:

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-11-10/egez-salkyn-bulsa-3023525

 

 

Фото: zr.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: