+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 март 2023, 11:35

Кыяр орлыгы алдыгызмы әле?

Аның мул уңыш бирә торган сортларын үстерегез.

Кыяр орлыгы алдыгызмы әле?
Кыяр орлыгы алдыгызмы әле?
Бүген кибет киштәләрендә нинди генә орлык юк: күзләр камаша. Хаклары да төрле. Әлбәттә, кайсын алырга да белмисең. Кыйммәтле орлык алып та, уңышсыз калган еллар була. Кайбер бакчачылар үзләре орлык эшләп калдыра. Бу очракта 2-3 ел сакланган кыяр орлыгына өстенлек бирергә кирәк. Бер еллык кыяр орлыгыннан, гадәттә, буш чәчәкләр генә җыеп алырга була.

Кыярның үзебез үстереп караган иң уңышлы сортларын тәкъдим итәбез.

“Зозуля F1”. 1 квадрат метрдан 20 килограммга кадәр уңыш алып була. Кыярлары 300 грамм тирәсе, озынлыкка 22-24 сантиметр.

“Мурaшкa F1”. Иртә уңыш бирүче гибрид. Теплицада 1 квадрат метрда 12 килограммга кадәр уңыш бирә. Кыярлары 12 сантиметр тирәсе.

“Сибирскaя гирляндa F1”. Бер төптән 15тән 30 килограммга кадәр уңыш алырга була. Кыярлары артык зур түгел, тәмле.

“Емеля F1”. 1 квадрат метрда 16 килограммга кадәр уңыш бирә. Теплицада, пaрникта, балконда аеруча яхшы үсә.

“Мaтрицa F1”. Иртә уңыш бирүче сорт, утыртканнан соң бер айдан тәүге яшелчәләрдән авыз итәргә мөмкин. Кыярның бу сорты теплица өчен.

Бакчачылар тагын “Маша”, “Герман”, “Московский деликатес”, “Маринда F1”, “Кураж”, “Эколь F1” сортларын да яратып үстерә.

Ә сез бакчагызда кыярның нинди тәмле сортларын үстерәсез, дуслар?

 
 
Фото: sovetysadovodam.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: