+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 сентябрь , 07:45

Диванны чыгарып ташларга ярыймы?

– Еш кына чүп контейнерлары янында кемдер кирәксезлектән чыгарып ташлаган иске җиһазларны күрәм. Коммуналь хезмәтләр аларны тиз генә алып китми, бу ихатаны ямьсезли. Эре чүпләрне шунда ташлау ни дәрәҗәдә законлы?

Диванны чыгарып ташларга ярыймы?
Диванны чыгарып ташларга ярыймы?
– Без чыгарып ташлаган нәрсәләрнең барысын да өч категориягә бүлергә мөмкин. Беренчесе ─– каты коммуналь калдыклар. Бу көнкүреш чүп-чары: кәгазь, пыяла, пластик шешәләр, азык-төлек калдыклары һәм башкалар. Төбәк операторы (яки идарәче компания) каты көнкүреш калдыкларын чүп ташу машинасына төяп, график буенча чыгара.
 
Икенче төркем ─– эре габаритлы чүп. Бу категориягә зурлыгы теләсә кайсы яктан 0,5 метрдан артып киткән көнкүреш әйберләре һәм хуҗалык эшчәнлеге калдыклары керә: өстәлләр, урындыклар, диваннар, креслолар, сантехника һәм башкалар. Мондый чүпне көндәлек режимда түгел, ә тупланган саен яки заявка буенча чыгаралар. Аларны контейнерларга салырга кирәкми, әгәр махсус бункер булмаса, аны баклар янына пөхтә итеп өеп куярга рөхсәт ителә.
 
Калдыкларның өченче төркеме ─– капиталь ремонт нәтиҗәсендә барлыкка килгән төзелеш чүп-чары: ватык кирпечләр, арматура, линолеум, ишекләр һәм башкалар. Мондый калдыкларны контейнер мәйданчыгында яки аның янында калдырырга ярамый. Аларны чыгару өчен я оешма ялларга, я мөстәкыйль рәвештә шәхси транспортта полигонга илтергә кирәк.
 
Сорауга җавап биреп, йомгак ясыйбыз: әйе, иске диванны контейнер мәйданчыгында калдырырга була, ватык велосипедны да. Ә менә ватылган кафельне үзеңә төяргә һәм чыгарырга, яки махсус хезмәтләрне ялларга туры киләчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: