– Бу мәсьәлә күпләрне борчый, дип уйлыйм. Торак йорт, стандартларга ярашлы, коймадан кимендә өч метр ераклыкта төзелергә тиеш. Хуҗалык корылмалары өчен башка нормалар билгеләнгән. Сорау бирүче тасвирлаган очракта зур йорт ике метр ераклыкта төзелә. Димәк, таләп ителгән стандартлар үтәлмәгән. Ләкин әгәр дә йорт төзүчеләр эш башланганчы күршеләренең ризалыгын алса һәм ике метр ара янгын вакытында биналарга керү өчен каршылык тудырмаса, санитар нормаларын бозмаса, гадәттә, проблемалар тумый.
Бу очракта хат авторын аларның ихатасы ягына күпсанлы тәрәзәләр каравы борчый, бу, чыннан да, билгеле бер уңайсызлыклар тудырырга мөмкин. Күршеләргә таба караган тәрәзәләр саны бернинди норматив актлар белән көйләнмәгән. Ике җир участогы арасындагы койма биеклегенә карата таләпләр, кагыйдә буларак, урындагы үзидарә органнарының норматив хокукый актлары белән билгеләнә. Күршеләр белән бәхәскә кермәс өчен биек коймалар куюны килештерү максатка ярашлы булачак. Мондый килешүне язма рәвештә төзү яхшырак, чөнки шартлар, мөнәсәбәтләр, күршеләр үзләре дә үзгәрергә мөмкин. Әгәр ризалык ала алмасаң, межадан бераз читкәрәк китеп, үз территорияңдә киртә куярга, яисә агачлар утыртырга була. Коймадан закон белән билгеләнгән ераклыкны саклап, теләсә нинди торак яисә хуҗалык корылмалары төзү рөхсәт ителә.