-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 октябрь 2024, 08:55

Салкын чорда янгыннардан ничек сакланырга?

Ел саен, салкыннар башлану белән, республикада көнкүреш янгыннары саны арта башлый. Моңа электр җиһазларын дөрес файдаланмау сәбәпче.Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә, соңгы биш елда республикада электр җиһазларын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә 10 меңнән артык янгын чыккан, дип белдерделәр.

Салкын чорда янгыннардан ничек сакланырга?
Салкын чорда янгыннардан ничек сакланырга?

 

2019 елда электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында 1805 янгын очрагы теркәлгән булса, үткән елда аларның саны 2151гә җиткән. Бу ─– хәвефле тенденция, ди коткаручылар.
Ә психологлар аңлатуынча, өй шартларында күпләр электр җиһазларын гадәти уңайлылыкның бер өлеше буларак кабул итә, ә бу игътибарны киметә. Шуңа күрә үзәктән җылытуны биргәнгә кадәр күпләр җылыткычлардан файдаланган һәм электр челтәрләренә йөкләнеш арткан көзге салкыннар чорында үзегезнең электр җиһазлары төзеклеген игътибар белән күзәтегез. Әгәр өйдә даими рәвештә көчәнеш сикерешләре күзәтелә икән, электрикларга мөрәҗәгать итегез.


Җылыткычны ничек сайларга?

Башта җылыту җиһазларының оптималь егәрлеген исәпләгез. Моның өчен исәпләүнең иң гади ысулын кулланырга мөмкин: 1 квадрат метрны җылыту өчен 100 Вт җылылык җитә. Мисал өчен, 10 квадрат метрлы бүлмәгә гомум егәрлеге 1 кВт булган җылыткычлар кирәк. Әмма егәрлек белән сак булу зарур. Заманча җылыткычлар бик көчле, алар берничә минут эчендә теләсә кайсы бүлмәне җылытачак, әмма югары егәрлек электр чыбыкларында йөкләнешне арттырырга һәм янгын чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, сез бер үк вакытта җылыткыч, чәйнек, кер юу машинасын кабызсагыз, бу артык йөкләнешкә китерәчәк. Иң яхшы дигәндә бөкеләрне бәреп чыгарачак, бу янгын белән тәмамланырга да мөмкин.
 
Электр җиһазларын кабызгач, янган электр чыбыгы исе килә икән, җиһазларны сүндерегез һәм мастер чакыртыгыз.
 
Кулдан ясалган җылыткычлар куллана күрмәгез! Бүген аларның кибетләрдә һәм маркетплейсларда бәясе буенча да, егәрлеге буенча да сезгә туры килерлек йөзләгән төрен табарга мөмкин. Янгын хәвефсезлеге мәсьәләсендә экономияләмәү хәерле: мең сумны янда калдырып, бөтен йортыгызны югалтырга мөмкинсез.
Әгәр дә заводта җитештерелгән җылыткыч сатып аласыз һәм аны дөрес кулланасыз икән, янгын өчен, димәк, борчылу өчен дә сәбәп юк. Хәзер күп җылыткычларның махсус саклау системасы бар. Җиһаз артык кыза башлау белән ул автомат рәвештә сүнә. Бу функция электр челтәренә артык йөкләнешне булдырмаска ярдәм итә һәм янгын чыгудан саклый. Кайбер модельләрдә җиһаз ауса, аны сүндерә торган система бар. Инструкцияне укыгыз һәм аны төгәл үтәгез.
 
Җылыткычның техник торышын күзәтеп торыгыз: детальләрне вакытында ремонтлагыз һәм алмаштырыгыз, әмма бу эшләрне квалификацияле белгеч-электриклар гына башкарырга тиеш.
Сатуда яңа һәм хәвефсез модельләр даими рәвештә барлыкка килә. Хәзер җылылык вентиляторлары һәм майлы радиаторлар гына түгел, ә кварцлы һәм инфракызыл җылыткычлар да бар –─ сайлау мөмкинлеге зур.
Исегездә тотыгыз: һәр җиһазның тәгаен файдалану вакыты бар, ул уртача 10 ел чамасы тәшкил итә. Аны шушы вакыттан артык куллану хәвефле булырга мөмкин.

Аның үзенчәлекләре

Инфракызыл. Һаваны түгел, объектларны җылыта. Ачык урыннарны җылыту өчен күбрәк туры килә. (2000-5000 сум)
Майлы радиатор. Хезмәтләндерүдә гади, ләкин бик нык җылына, пешәргә мөмкин. (3000-7000 сум)
Җылылык вентиляторы. Бүлмәне тиз җылыта, әмма күп энергия сарыф итә һәм шаулый. (1500-2500 сум)
Конвекторлар. Компактлы, дизайнга яхшы туры килә. Сүндергәч, тиз суына. (3000-6000 сум)
Кварцлы җылыткыч. Яхшы җылыта, сүндергәннән соң да җылыны саклый. Зур биналарны җылыту өчен яраклы түгел. (1500-3000 сум)

Мичне карап тотыгыз

Төзек булмаган мич тә янгынга китерергә мөмкин. Җылыту сезоны башланыр алдыннан, мичне мотлак тикшерегез һәм таләп ителгән очракта ремонтлагыз, төтенлекне корымнан чистартыгыз, агартыгыз.
 
Агартылган мичтә янгынга китерү ихтимал булган төзексезлекләрне һәм ярыкларны ачыклау җиңелрәк, чөнки ак фонда төтен эзе шундук күренә. Артык нык кыздырмас өчен мичләрне көнгә 2-3 тапкыр 1-1,5 сәгать дәвамында ягыгыз. Яндырып җибәрү өчен бензин, керосин, дизель ягулыгы һәм җиңел кабынучан һәм янучан башка сыекчалар кулланмагыз. Мичкә ягуны балаларга ышанып тапшырмагыз.

Янгын хәбәрчесе урнаштырыгыз

Саннардан күренүенчә, минисиреналар ярдәме белән Башкортстанда 1145 кеше коткарылды, шул исәптән 438 бала. Өлкән яшьтәге кешеләр, күпбалалы гаиләләр янгын хәбәрчеләрен бушлай алу хокукына ия. Гаризаны теләсә нинди уңайлы ысул белән бирергә мөмкин:
 
– Янгыннарны кисәтү үзәгендә эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр 8 (347) 272-00-24 телефоны буенча яисә электрон почта аша: centrppu@ppsrb.ru;
– Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында “Гражданнар мөрәҗәгать­ләре” бүлегендә;
– “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша;
– Күпфункцияле үзәк аша.

ИГЪТИБАР!
Җылыткычыгыз нинди генә заманча һәм хәвефсез булмасын, саклык чараларын күрегез һәм аны күзәтүсез калдырмагыз!


Җиһазны дөрес кулланыгыз!

* заводта җитештерелгән җылыткычлардан гына файдаланыгыз;
* пәрдәләрдән һәм мебельдән читтә хәвефсез урынга урнаштырыгыз;
* тузаннан даими чистартыгыз, тузанга ут кабып китәргә мөмкин;
* удлинитель кулланмагыз;
* төнгә кабызган килеш һәм караучысыз калдырмагыз;
* җылыткыч өстендә кер киптермәгез һәм аны әйберләр белән капламагыз;
* аның янына балаларны җибәрмәгез;
* юеш кулларыгыз белән кагылмагыз.

Электр приборыннан чыккан янгынны сүндерү кагыйдәләре:

– штепсель вилкасын розеткадан тартып алыгыз яисә электр щитогындагы автоматны сүндерегез;
– һава керүне туктату өчен ут капкан җиһазны одеял, плед, тыгыз тукыма белән каплагыз;
– 01 яисә 112 телефоны буенча шалтыратыгыз!


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: