-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 декабрь , 08:35

Юка бозны ничек ачыкларга?

Кеше авырлыгын күтәрә алсын өчен ул 10 сантиметрдан артыграк калынлыкта булырга тиеш.

Юка бозны ничек ачыкларга?
Юка бозны ничек ачыкларга?

Ноябрь башыннан Башкортстанда “Юка боз” профилактик операциясе старт алды. Коткаручылар аны елга-күлләрдә үлем очракларын булдырмас өчен ел саен үткәрә: сулыкларда патрульлек итә, ныгып җитмәгән бозга чыгып, хобби өчен гомерләрен куркыныч астына куючы балалар һәм балыкчылар арасында аңлату эшләре алып бара. Профилактик эш тиешле нәтиҗә бирә: ел башыннан республиканың су объектларында һәлак булучылар саны 37 кешегә кимегән.

Үсмерне эзләү дәвам итә

Шуңа карамастан, статистика сагайта: ел саен суда дистәләгән кеше һәлак була. Быел язын 27 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларда 23 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган. 30 мартта Уфадан ике үсмер – 13 яшьлек Павел Паличев һәм 14 яшьлек Дамир Әдеһәмов белән булган фаҗигане барыбыз да яхшы хәтерли. Дуслар чаңгы ярышларында җиңүләрен билгеләп үтәргә карар иткән һәм Агыйдел ярына килгән, ә тиздән элемтәгә чыгудан туктаган. Фаразларның берсе буенча, үсмерләр кителгән боз өстеннән ярдан кечерәк бер утрауга чыгарга тырышканда әйләнеп капланган, ул көннәрдә боз ярыла һәм утыра башлаган иде инде. Эзләүләр барышында коткаручылар бозга каткан балалар итеген тапты. Эзләүләрнең 58нче көнендә генә, май ахырында, Агыйдел ярында Җиңү паркы янында Павелның гәүдәсе табылды. Дамирны эзләү әле дә дәвам итә.

Уен түгел

Балалар үлеменә китергән вакыйгалар еш кына йорт янындагы елгаларда һәм күлләрдә була. Әгәр бала үзе генә, караусыз йөри икән, шунда ук аның белән юка бозда хәвеф янавы турында сөйләшергә кирәк. Ноябрь һәм декабрь айларында, тотрыклы салкыннар башланганчы, боз ныклы түгел әле. Кичен ул әле бераз йөкләнешкә түзә ала, ләкин көндез, кояш җылытканда, тиз ватылучанга һәм хәвефлегә әйләнә.
 
– Юка бозның куркынычы шунда, ул кешенең аяк астында кинәт һәм бер мизгелдә диярлек ватылырга мөмкин, –─ дип кисәтә коткаручылар. ─ Сулыкның кечкенә генә бер участогына күп кеше җыелу хәвефле. Анда йөгерергә дә, сикерергә дә ярамый.
 
Иң яхшысы, көз кышка алышынган чорда балалар елга яки күл янына бөтенләй якын килмәсен, өлкәннәр кечкенәләрне даими күзәтеп торсын. Балалар, берәрсе боз астына төшеп киткән очракта, тиз арада ярдәмгә чакыра һәм коткаручыларга 112 телефоны буенча шалтырата белсеннәр.
 
Балыкчылар өчен хәвефсезлек кагыйдәләре
 
Балыкка барганда коткаручылар балыкчыларга үзләре белән таяк һәм 10-15 метр озынлыктагы ныклы бау алырга киңәш итә. Якыннарыгызны кая баруыгыз һәм кайчан кайтырга ниятләвегез турында мотлак кисәтегез. Кышын балыкка берүзең түгел, ә дуслар белән йөрү хәерле, шулай хәвефсезрәк. Боз өстендә тәүлекнең якты вакытында хәрәкәт итәргә һәм килгән маршрут буенча кире кайтырга киңәш ителә. Бернинди исерткеч эчемлек тә булырга тиеш түгел! Спиртлы эчемлекләр җылытмый, ул туңу яки су астына китү хәвефен арттыра гына.

Ныклылыгын тикшерәбез

Белгечләр билгеләвенчә, 7 сантиметр калынлыктагы бозга чыгу гомер өчен куркыныч. Боз кеше авырлыгын күтәрә алсын өчен ул 10 сантиметрдан артыграк калынлыкта булырга тиеш. Ләкин аның калынлыгын ничек ачыкларга?
Юка боз сөттәй болганчык, соры төстә була. Купшак боз бигрәк тә куркыныч, ул боз да түгел, ә туңган кар, чатнамыйча шунда ук ватыла. Гомумән, карлы җирдә бик сак булырга кирәк: беренчедән, ул су катмаган ачык урыннарны яшерә, икенчедән, бозның үсешен акрынайта. Шулай ук елга тиз акканда, тирән һәм җил өчен ачык урыннарда, сазлы яр буйларында, күпер астында, камыш һәм башка үсемлекләр үскән урыннарда боз юка була. Бер үк күлдә боз төрле ныклыкта булырга мөмкин. Шуңа күрә бозның ныклыгын аяк белән бәреп тикшермәгез, бу су төбенә китү белән яный. Бозның калынлыгын үз алдыңда таяк белән төрткәләп ачыкларга кирәк.

Батучыны коткарганда нәрсә эшләргә?

Паникага бирелмәгез! Чөнки паникага вакыт юк. Әгәр су температурасы +2 градус чамасы булса, кеше 10-15 минут түзә ала, ике градустан түбәнрәк икән, нибары биш минут. Шуңа күрә тиз эш итәргә кирәк.
 
Ничек кенә тизрәк ярдәм итәсе килмәсен, ашыкмагыз, боз ватылган урынга йөгермәгез. Боз өстенә ятыгыз да сак кына шул якка шуышыгыз. Кулыгызны суза күрмәгез, югыйсә, икегез дә су астына китәргә мөмкинсез. Зыян күрүчегә колга сузыгыз яки ул тотына алсын өчен үзегез ясаган бауның бер очын ыргытыгыз.
Коткарылган кешенең тәнен уарга яки аңа алкоголь бирергә ярамый, болай зыян гына китерергә мөмкин. Табиблар аңлатуынча, тәнне уганда периферик кан тамырларыннан суык кан актив рәвештә тән буйлап йөгерә башлый һәм бу температураның тагы да түбәнәюенә китерәчәк. Алкоголь исә үзәк нерв системасына кире йогынты ясый.

Боз астына төшеп китсәгез, нишләргә?

* Тынычлыкны саклагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз.
* Артык әйберләрдән котылыгыз.
* Су астына китмәс өчен, боз кырыена ябышырга тырышыгыз.
* Аягыгызны күтәреп, боз өстенә үрмәләгез
* Ярга шуышыгыз.

Ярдәм итәбез

* Ашыгыч ярдәм яки коткаручыларны чакырыгыз.
* Таяк яки шарф алыгыз.
* Корсагыгызга ятыгыз, боз ватылган урынга таба шуышыгыз. Бер-ике метр кала бауны ыргытыгыз яки таякны сузыгыз.
* Батучыны ашыкмыйча гына тартып чыгарыгыз. Бозлы суда булган кешене мөмкин кадәр тизрәк җылытырга, коры кием кидерергә, одеялга төрергә кирәк. Яки, һичьюгы юеш әйберләрен салдырып, ныклап сыгу зарур.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: