-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 декабрь , 09:52

Органик ашлама гына түгел!

Тиресне саклау һәм куллану турындагы яңа законга бәйле нәрсәләрне белү зарур?

Органик ашлама гына түгел!
Органик ашлама гына түгел!

Авыл бакчаларында терлек тиресе ышанычлы органик ашлама буларак файдаланыла иде. Янган тиресне хәтта авылга якын урнашкан шәһәр бакчаларында да уңышлы кулланалар. Соңгы елларда тирес кайбер хуҗалыкларның бизнес чыганагына әверелде. Күптән түгел аерым матбугат чараларында мал тиресен куллану яисә аны сату тәртибе буенча яңа федераль закон кабул ителүе турында хәбәрләр күренде. Ул кайчан көченә керәчәк һәм аны сату-куллану тәртибе буенча нинди таләпләр куела?

Мәгъсүм Хәбибуллин.
Стәрлебаш районы.

2022 елның 14 июлендә кабул ителгән “Терлекчелектә өстәмә продуктлар һәм Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон 2023 елның 1 мартыннан гамәлгә керде. Шул вакыттан башлап тирес терлекчелекнең өстәмә продукты буларак классификацияләнә башлады, ул рәсми рәвештә органик ашлама сыйфатында кулланыла һәм авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттыруга ярдәм итә ала.

Элегрәк тирес терлекчелек калдыгы буларак каралган һәм “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы закон белән көйләнә иде. Аграр экспертлар фикеренчә, мондый бәяләмә аны авыл хуҗалыгы әйләнешендә куллануны чикли.
Яңа закон тиресне ашлама сыйфатында кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Ә инде авыл хуҗалыгы предприятиеләре, законга ярашлы, аны сату һәм сатып алу хокукына ия булачак. Әлбәттә, яңа тәртип җитештерүчеләрнең эшчәнлеген шактый җиңеләйтәчәк.

Шул ук вакытта, көтелмәгән проблемаларны булдырмас өчен истә тотарга кирәк булган шартлар да бар, ди экспертлар. Тиресне сатар алдыннан аккредитация узган лабораториядән анда патоген организмнар һәм зарарлы матдәләр булмавын раслаучы белешмә алырга кирәк. Шуннан соң гына аны ашлама сыйфатында кулланырга рөхсәт ителә.

Шунысын да онытмаска кирәк: тиресне шәхси ярдәмче хуҗалыкларда куллану өчен сатарга ярамый. Хәтта зур булмаган фермадан да аны тиешле лаборатор тикшеренүләр уздырмыйча басуга чыгару тыела.

Гомумән, тиресне тиешле дәрәҗәгә җиткерү, эшкәртү өчен бетон, герметик пленкалы яисә калын балчык белән капланган махсус мәйданчык булдырырга кирәк. Тиресне, ашлама буларак кулланылганчы, бер ел дәвамында тиешле урында сакларга кирәк. Әмма моңа кадәр, пестицидлар, токсик матдәләр, патоген микрофлора һәм аның составында паразитлар булмавын тикшерү өчен лаборатор тикшеренүләр үткәрү таләп ителә.

“Телгә алынган таләпләргә карамастан, яңа федераль закон милек хуҗаларына штрафларга юл куймауны һәм тирес белән ничек эш итәргә кирәклеген төгәл нормативлар аша билгели. Янә дә, яңа закон аграрийларга тиресне ашлама итеп эшкәртү өчен алдынгы технологияләрне нәтиҗәлерәк кулланырга этәргеч бирелде”, ди белгечләр.

Игътибар! 2025 елның 1 гыйнварына кадәр авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр “Россельхознадзор”ның урыннардагы идарәсенә авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кошлары тиресенең терлекчелектә өстәмә продукция буларак кулланылачагы турында хәбәр итәргә тиеш. Белдерү бирелмәгән очракта, тирес калдык буларак классификацияләнәчәк, ә аны саклау яисә басуда куллану туфракны пычрату дип билгеләнәчәк, һәм бу штраф санкцияләренә китерәчәк.

Али СӘЙФУЛлин әзерләде.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: