+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 сентябрь 2014, 03:00

Инвестицияләр — үсеш локомотивы

Башкортстан бу юнәлештә илдә әйдәп баручылар исәбендә.19-20 сентябрьдә Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов Сочида үткән XIII Халыкара инвестиция форумында катнашты. Форум кысаларында республика җитәкчесе Русия Саклык банкы үткәргән “Бюджет ба­ланслыгымы, үсеш тизләнешеме: сайлау вакыты җитте” дигән темага фикер алышуда катнашты. Анда, икътисади үсеш өчен тиешле шарт буларак, макроикътисади тотрыклылыкка булышлык итү мәсьәләләре тикшерелде. Арытаба Рөстәм Хәмитов күргәзмә экспозицияләре белән танышты һәм Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендә үткән “Русия Европа һәм Азия арасында: заманча шартларда төбәк сәясәте” дип аталган пленар утырышта катнашты.

“Төбәкнең социаль үсеше: бурычларны ничек үтәргә һәм сыйфатка ничек ирешергә?” дигән темага фикер алышу барышында Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Ольга Голодец һәм Аркадий Дворкович төбәкләрнең социаль үсеше программасы конкурсына нәтиҗәләр ясады. Башкортстанга “Өлкән яшьтәгеләр өчен халык университеты” максатлы программасын гамәлгә ашырган өчен А. П. Починок исемендәге премия тапшырылды. Әлеге программа Башкортстанда 2011 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты — өлкәннәрнең заманча җәмгыятькә җайлашуы өчен шартлар тудыру исәбенә аларның тормыш шартларын яхшырту. Бу программа ярдәме белән республикада 52 мең пенсионер компьютерны үзләш­терде, чит телләр өйрәнде, гаилә психологиясе нигезләренә, шәхси гигиена һәм дәвалау физкультурасына, бакча үстерү технологияләренә, хокукый һәм финанс өлкәләрендә укытылды.
Журналистлар белән аралашу барышында Рөстәм Хәмитов бүгенге икътисади шартларда төбәкләрнең мөһим ролен билгеләп үтте.
— Икътисади һәм финанс яктан безнең республика ышанычлы һәм тотрыклы. Әлбәттә, әле заман җиңел түгел, без барыбыз да чимал кытлыгы кичерәбез. Башкортстанның потенциалы зур, шуңа үтә дә катлаулы проблемалар юк. Өстәвенә, агымдагы елда инвестиция планы буенча без 11 процентка үсеш белән барабыз. Бу ярыйсы гына күрсәткеч, ел ахырына кадәр әлеге темпны югалтмабыз дип ышанам. Килеп туган икътисади торгынлыкны төбәкләрдән башка хәл итеп булмый. Төбәкләр актив эшләргә, киңрәк вәкаләткә ия булырга, үз территорияләрендә икътисади сәясәткә йогынты ясарга, эре компанияләр белән эшләргә, стратегияләр уйлап тапканда катнашырга тиеш. Болар барысы да безнең өчен бик мөһим, — диде төбәк башлыгы.
Әлеге форумда Башкортстан Хөкүмәте һәм “Газпром” җәмгыяте арасында быел 23 майда төзелгән килешүне гамәлгә ашыру чараларын эченә алган документка кул куелды. Сүз “Башкортстан Республикасы оешмаларының югары технологияле, шул исәптән импортны алмаштыручы продукцияләрен файдалануны киңәйтү” проекты турында бара. Документ Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов һәм “Газпром” җәмгыяте идарәсе рәисе Алексей Миллер имзалары белән ныгытылды.
Документ илебезнең “Газпром” җәмгыяте объектларында файдаланылучы нәтиҗәле технологияләре, җиһазлары, системалары һәм материаллары, программа продуктлары өлешен арттыру буенча тәгаен адымнар ясауны күзаллый. Проектны гамәлгә ашыру республика оешмаларының югары технологияле продукцияләр җитештерүгә, шулай ук “Газпром” җәмгыяте өчен продуктлар һәм хезмәтләр күләмен арттыруга, фәнни-техник һәм сәнәгать куәте үсешенә, импортны алмаштыручы инновацион җиһазлар белән тәэмин итүгә булышлык итәчәк.
20 сентябрьдә Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов әлеге форум кысаларында үткән “Русиянең торак-коммуналь хуҗалыгы: шәхси инвестицияләр өчен яңа шартлар” дигән сөйләшүдә катнашты.
Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак, төбәкләр губернаторлары катнашлыгында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә шәхси инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде. Русиядә әлеге тармакта ышанычлы һәм керемле бизнес алып бару мөмкинлеге бирүче норматив хокукый нигез булдырылган. Әлеге вакытта илдә дистәләгән колачлы проект гамәлгә ашырыла. Әмма шәхси инвестицияләр тармакны модернизацияләү өчен әлегә ышанычлы нигезгә әверелмәде. Нәтиҗәле һәм үзара дәүләт-шәхси партнерлыкны тәэмин итү әле һаман актуаль мәсьәлә булып кала.
Рөстәм Хәмитов торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә шәхси компанияләрнең тәртип урнаштыра алуына шик белдерде.
— Торак-коммуналь хуҗалык объектларын шәхси компанияләргә бирү зур хәвеф белән яный, бу турыда һәр губернатор әйтә ала. Бүген Калуга өлкәсе турында яхшы мәгълүмат яңгырады. Әмма бу өлкә, су тәэминаты шәхси компанияләр кулына күчкәч олы җәфа чикте, арытаба әлеге системаны көч-хәл белән генә дәүләт идарәсенә күчерде. Мондый хәл Уфада, Башкортстанда да кабатланды. Җылылык белән тәэмин итү системасы берничә ел “Башкирэнерго” шәхси компаниясенә карады. Нәтиҗәдә без таушалган, тутыккан казанлыклар, тишек торбалар белән калдык. Безгә тиз арада аларны ремонтларга туры килде. Мондый мисаллар бихисап, — диде Рөстәм Хәмитов.
Республика җитәкчесе фикеренчә, торак-коммуналь хуҗалык тармагына бүленүче зур акчалар тирәсендә — Башкортстанда бу сан 80-90 миллиард сумга җитә — ышанычсыз компанияләр дә урала.
Читайте нас: