+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 октябрь 2014, 03:00

Эшлекле бәйләнешләрне үстерү – өстенлекле юнәлеш!

Русия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең чираттагы форумы Уфада үтәчәк.Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең ХI форумы пленар утырышында “ШОС киңлегендә Башкортстан Республикасы белән Казахстан төбәкләре хезмәттәшлеге үрнәгендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү” дигән доклад белән чыгыш ясады. Углеводород өлкәсендә инновацияләргә багышланган форум Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев рәислегендә Атырау шәһәрендә үтте.

Анда нефть-газ өлкәсенә заманча технологияләр кертү мәсьәләләре тикшерелде. Форумда Русия һәм Казахстанның тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төбәк башлыклары, зур бизнес вәкилләре катнашты. Мондый төрдәге очрашулар ел саен үткәрелә, былтыргысы ноябрьдә Екатеринбург шәһәрендә үткән иде.
— Казахстан белән товар әйләнеше күләме буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында лидерлар исәбенә керә. Узган елда тышкы сәүдә әйләнеше, белгечләр бәяләве буенча, 900 миллион доллар тәшкил итте. Башкортстанның Казахстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре зур. Атап әйткәндә, нефть эшкәртү өлкәсендә күпьеллык бәйләнешләр булдырылган. Башкортстан галимнәре Атырау, Шымкент, Павлодар шәһәрләрендәге нефть эшкәртү заводларын үстерү һәм модернизацияләүгә зур өлеш кертте. Бу хезмәттәшлек әле дә дәвам итә. Безнең республика Казахстанның нефть эшкәртү һәм нефть химиясен үстерү программасында актив катнашырга әзер. Бездә дөнья дәрәҗәсендәге технологияләр һәм җиһазлар булган нефть-газ инжинирингы кластерына берләшкән дистәләгән фәнни проект, инжиниринг компанияләре бар. Терефтал кислотасы һәм полиэтилентерефталат җитештерү мәсьәләләре буенча берлектәге “Казахойл” һәм “Сибур” предприятиеләре оештыру проекты кызыксындыра, — диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: