— Румил Тәлгатович, дәүләт власте, урындагы үзидарә органнары — җәмгыятьтә халык мәнфәгатьләрен яклаучы процесслар белән идарә итүче, җәмгыять тормышын тәртипкә салучы структуралар. Алар эшчәнлеге халыкка ни дәрәҗәдә ачык?
— Демократия институтлары, шул исәптән урындагы үзидарә үсешенә, власть белән җәмәгатьчелек арасында нәтиҗәле диалог булдыруга халыкның федераль һәм республика дәрәҗәсендәге власть һәм үзидарә органнары турында хәбәрдар булуы зур йогынты ясый. Төрле дәрәҗәдәге власть органнары эшчәнлеге турында белү, аларга бәя бирү мөмкинлеген киңәйтә. Бу бизнес вәкилләре, киң җәмәгатьчелек даирәләре өчен дә мөһим.
Гражданнарның әлеге мәгълүматтан файдалана алуы власть органнары эшчәнлегенә ачыклык өсти, кеше хокукларын бозу куркынычын киметә. 2009-10 елларда бу хакта берничә федераль һәм республика законы кабул ителде.
2009 елның 9 февралендәге “Дәүләт һәм урындагы үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат алуны тәэмин итү турында” 8-ФЗ санлы закон әлеге хокукны яклау, дәүләт һәм үзидарә органнары эшчәнлеге ачыклыгының милли моделен тәшкил итте. 2010 елның 30 декабрендәге “Башкортстан Республикасының дәүләт һәм урындагы үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат алуны тәэмин итү турында” Башкортстан Республикасы Законы федераль документның гамәлдә кулланылышын тәэмин итә. Бу ике закон әлеге власть органнары турында Интернет челтәреннән мәгълүмат алу тәртибе төрләре, чаралары, таләпләре һәм әлеге мәгълүматның эчтәлеге турында бәян итә. Республика законында запрос буенча моның өчен тәгаенләнгән урыннарда мәгълүмат алу тәртибе дә күрсәтелгән.
Быел 5 сентябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә узган Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең V съезды резолюциясенә урындагы үзидарә органнарына эшчәнлекне һәрдаим күрсәтеп тору, рәсми сайтлар булдыру кебек тәкъдимнәр кертелде.