+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 октябрь 2014, 21:06

Шикәре дә, кош ите дә, барысы да үзендә!

Әлшәй районында һәр тармак нәтиҗәле үсештә.25 октябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Әлшәй районында булды. Республика башлыгы агросәнәгать комплексы предприятиеләрен һәм социаль объектларны карады.Раевка авылында Рөстәм Хәмитов “Раевка шикәре” җәмгыятенең татлы тамыр кабул итү пунктында һәм лабо­раториядә булды. Предприятие 1984 елдан алып республиканың Әлшәй, Дәүләкән, Миякә, Бишбүләк, Ярмәкәй, Бүздәк һәм Авыргазы районнарының 150ләп хуҗалыгын җәлеп итеп, шикәр чөгендерен эшкәртү белән шөгыльләнә. Төп продукция төрләре исәбендә — шикәр комы, патока, тер­лек­челек өчен кыйммәтле азык булып исәп­ләнүче коры һәм гранулалы чөгендер түбе.

Предприятиенең генеральный директоры Сергей Байгуҗин белдерүенчә, әлеге вакытта 285 мең тонна чөгендер кабул ителгән, 132 мең тонна эшкәртелгән. Тәүлек саен завод 3200 тонна татлы тамыр һәм 700 тонна шикәр камышы эшкәртә. Эшкәртү буенча еллык план — 380-400 мең тонна.
Быел республикада шикәр чөгендере буенча уртача уңыш, узган елгы белән чагыштырганда, түбәнрәк һәм гектарыннан 254 центнер (узган елда — 350 центнер) тәшкил итә. Әмма шикәрлелек дәрәҗәсе югарырак — 17,02 процент. Әлшәй районында шикәрлелек дәрәҗәсе рекорд күрсәт­кечләренә — 18-19 процентка кадәр җитә.
Читайте нас: