Русиянең иң борынгы музейларының берсе — Башкортстан дәүләт сәнгать музее узган елда реконструкциягә ябылган иде. Әлеге көндә бинаның гомум мәйданы 4,5 мең квадрат метр тәшкил итә. Ике реставрацияләү остаханәсе, иркен экспозиция мәйданнары, 84 урынлык зур конференция залы бар. Музейның 1,8 мең квадрат метр мәйданы фонд байлыгын саклау өчен тәгаенләнгән. Ике ел элек үк музейда 12 мең экспонат тупланган булган. Шуңа да аларны саклау өчен яңа, зур бина таләп ителгән. Хәзер иркен, якты, уңайлы заллар елына уртача 70 мең кешене кабул итә ала. Аларда заманча күргәзмә конструкцияләре урнаштырылган, яктырту һәм җилләтү системалары көйләнгән.
— Уфада булуыма һәм сезнең белән шундый бәйрәмне уртаклашуыма чиксез шатмын — диде, тантананы ачып, Ольга Голодец. — Музей, уфалылар, республика карамагында булган тупланма искиткеч. Бу — Русия территориясендәге иң чагу коллекцияләрнең берсе һәм аның лаеклы “өе” булдырылуы бик яхшы. Музей аның хезмәткәрләре ярдәме белән уфалыларның һәм Башкортстан кунакларының яраткан урынына әверелер, дип ышанам.
Рөстәм Хәмитов, шулай ук, җыелучыларга тәбрикләү сүзләрен юллады һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты.
— Бу зур күргәзмә мәйданнары, рәссамнар, скульпторлар хезмәте белән бәйле олы эшнең башы гына, — диде республика җитәкчесе. — Киләчәктә яңа объектларыбыз, яңа ачышларыбыз булачак. Төзүчеләргә, идеяне алга этәрүчеләргә зур рәхмәт!
Тантаналы чарада Федерация Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова, республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм аның урынбасарлары Валентина Латыйпова белән Шамил Абдраков, рәссамнар, сәнгать сөючеләр катнашты.
Моннан соң Хөкүмәт Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов узган елның 1 июнендә ачылган Г. К. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең акушерлык-гинекология корпусында булды.
— Әлеге корпус 120 урынга исәпләнгән. 16 мең квадрат метр мәйданда кабул итү, яңа туган сабыйлар авырулары, бала тудыруга әзерлек, неонаталь бүлекләр, ультратавыш диагностикасы һәм дәвалау кабинетлары, операция блоклары һәм лабораторияләр урнашкан. Аны төзүгә республика бюджетыннан 1,5 миллиард сум акча бүленде, — диде дәваханәнең баш табибы Ринат Нагаев.
Клиника җитәкчесе кунаклар игътибарын фойеда урнашкан мониторга юнәлтте.
— Камералар ананы һәм баланы дәваханәдән чыгуга әзерләүче кабинетта урнаштырылган. Аларны көтеп торучылар әзерлек барышын күзәтә ала, — диде ул. Вице-премьер йөкле һәм бала тудырган хатыннар янына килеп йөрүнең рөхсәт ителүе белән кызыксынды. Клиниканың баш табибы хәл белергә килгән кешеләрне кабул итү сәгатьләрендә хәтта реанимациягә дә кертүләрен белдерде.
Ольга Голодец бала тудыруга әзерлек бүлеген карады, биредә ул бер һәм ике урынлы палаталарның уңайлылыгын бәяләде. Ул, шулай ук, стерильләштерелгән һава бирү җайланмасы белән җиһазландырылган операция, бала тудырган хатын-кызлар өчен тәгаенләнгән, реанимация һәм диагностика бүлекләрендә булды. Монда ул клиниканың заманча технологияләр белән җиһазландырылуына инанды. Вице-премьер киеренке терапия бүлекләре булдырылган неонаталь блокны карады. Әле анда авырлыгы аз булган ике яңа туган сабыйны карыйлар. Бу бала тудыру йортында туган иң “җиңел” сабый 790 грамм гына була.
Хирургларның берсе белән әңгәмәләшкәндә Ольга Голодец әлеге дәвалау учреждениесендәге хезмәт хакы дәрәҗәсе белән кызыксынды. Табиб белдерүенчә, операция ясаучы барлык хирурглар да уртача 42 мең сум акча ала.
Вице-премьерның әлеге дәваханәдә ничә сабый туган дигән соравына җавап биреп, Ринат Нагаев биредә ел башыннан — 1863, узган елда якынча ике мең сабый тууын белдерде.
Республиканың төп дәваханәсен реконструкцияләү һәм киңәйтү перспективалары турында сөйләгәндә, Ринат Нагаев поликлиника һәм туклану блогы өчен яңа бина төзү, шулай ук, хезмәт автомобильләре өчен машина кую урыны булдыру турындагы планнары белән уртаклашты.