+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 ноябрь 2014, 21:45

Бүгенге эшләр матур, киләчәктәгесе тагын да матуррак булсын

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Стәрлебаш районында булды. Рәсми делегация составында мәгариф министры Әлфис Гаязов, Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмүдов, капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Хәлим Шәйбәков бар иде. Республика җитәкчесенең район буенча маршруты “Орленок” балаларны савыктыру-белем бирү үзәгеннән башланды. Учреждение белән аның директоры Гөлсара Ибәтуллина таныштырды

Район үзәгеннән 3 чакрымда урнашкан үзәк 70нче елларда ук төзелгән һәм 8 гектарга якын мәйдан биләп тора. Лагерьда ял итү өчен барлык шартлар бул­дырылган — биредә бер һәм ике катлы иркен, уңайлы корпуслар, футбол һәм концерт мәйданчыгы бар. Җәйге чорда лагерь дүрт сменада эшли. Киләчәктә үзәктә җылыту челтәре төзү һәм аны ел әйләнәсенә файдалану планлаштырыла. Бу максатка республика бюджетыннан 6,5 миллион сум бүленәчәк. Шулай итеп, “Орленок”ның матди-техник базасын ныгыту, район халкы өчен өстәмә эш урыннары булдыру, балалар өчен профильле сменалар, гаилә яллары һәм спорт чаралары оештыру мөмкинлеге ачылачак. Быел административ корпус бинасында тәрәзәләр пластикка алыш­тырылган, җылыту системасы булдырылган.
Читайте нас: