+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь 2014, 21:34

Башкортстан Бишкәккә “мәдәни десант” төшерәчәк

Кичә республикага эш сәфәре белән Кыргызстан делегациясе килде. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов кунакларны Республика йортында кабул итте.— Икътисади, мәдәни һәм башка өлкәләрдәге бәйләнеш­ләрне җанландыру турында фикер алыштык, — диде де­легация җитәкчесе, Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Джоомарт Оторбаев.

— Рөстәм Зәки улы мартта Кыргызстанда Башкортстан көннәре оештырырга тәкъдим итте. Максат — төбәк халкын республиканың бай мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныш­тыру. Фәнни өлкәдәге бәй­ләнешләр дә камилләштерүне таләп итә. Безнең белгечләр белемен күтәрә алырдай укыту үзәкләре игътибарны җәлеп итте. Киләчәктә бу юнәлештә эшләрне җайга салу планлаштырыла. Икътисад өлкәсендә дә мөмкинлекләр чиксез. Ике якның бизнес даирәсен очраш­тыру нәтиҗәле булачак. Күр­гәннәрдән канәгатьбез. Кунак ашы — кара-каршы. Хәзер Башкортстан делегациясен җавап сәфәре белән көтеп калабыз.
— Бүгенге хәл-шартларда Башкортстан базарын Кыргыз­стан­да үскән сыйфатлы яшел-чә-җимешләр белән тәэмин итү урынлы булыр иде, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бу юнә­лештә сөйләшүләр бара. Әйткәндәй, бизнес вәкилләре Кыргызстан продукциясен безгә китерүне җайга салган. Мөгаен, хөкүмәтара килешү бу эшкә комачауламас, аны җанлан­ды­рыр гына. Киләсе елда тәгаен нә­тиҗәләргә ирешү күздә тотыла. Икътисади хезмәттәшлек — кайбер чит илләрдән кертелми башлаган продукциягә лаеклы алмаш эзләүнең нәтиҗәле юлы. Кыргызстанда сыйфатлы яшелчә-җимеш үстерелү игътибарга лаек. Төбәкара туризм маршрутлары оештыру күздә тотыла. Кыргызстан да, Башкортстан да — табигате күркәм төбәкләр. Социаль туризмны үстерү мөһим. Әйтеп үтелүенчә, мартта Бишкәккә мәдәни миссия белән барачакбыз. Шул рәвешле, төбәкләрне генә түгел, халыкларны да якынайту күзаллана. Кыргызстанда “Манас” эпосын өйрәнү, яшь буынны шушы әсәр рухында тәрбияләү югары дәрәҗәдә оештырылган. Ки­ләчәктә “Урал батыр” эпосын өйрәнгәндә шушы уңай тәҗ­рибәгә таяначакбыз. Ике республика халыкларының мәдә­нияте, гореф-гадәтләре охшаш. Өстәвенә, тамырларыбыз да уртак. Болар һәммәсе киләчәктә дә даими аралашып яшәргә, уртак башлангычларны ахы­рына җиткерергә ярдәм итәчәк.
Әйткәндәй, киләсе елда Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары үтәчәк. Шушы уңайдан ШОС илләренең Башкортстанга даими рәвештә эш сәфәре белән килүе, дуслык күпере ныгуы куанычлы кү­ренеш. Төбәкара бәйлә­нешләр саммитларга кадәр үк җан­лангач, дәрәҗәле чарадан соң тагын да үсеш кичерәчәк.
Читайте нас: