— Бүгенге Юллама без яшәгән вакытка да, шартларга да, алдыбызда торган бурычларга да туры киләчәк, әмма, барыннан элек, илебез язмышындагы хәлиткеч чорда ярдәм, бердәмлек, теләктәшлек күрсәткән өчен сезнең барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә. Быел без җитлеккән, бердәм милләт, чын суверен һәм көчле дәүләт кенә күтәрә алырлык сынаулар уздык. Русия үзенең ватандашларын, дөреслекне һәм гаделлекне намус белән якларлык сәләтен гамәлдә раслады, илебез моны сезнең белән бергә башкарып чыкты, — диде Владимир Путин.
Кырым
— Русия өчен Кырым зур әһәмияткә ия. Моңа кадәр һәм моннан соң да русиялеләр өчен ул шулай булып калачак. Нәкъ Кырымдагы борынгы Херсонеста (элекке Корсуньдә) кенәз Владимир христиан динен кабул иткән, — диде Владимир Путин. Президент сүзләренә караганда, урыс милләтенең һәм Русия дәүләтенең чишмә башы нәкъ шунда.
Украина
— Һәр халыкның үз үсеш юлына хокукы бар. Русия моңа һәрвакыт ихтирам белән карый. Бу Украинага да кагыла, — диде Владимир Владимирович. — Кеше хокуклары турында сөйләп, Украинада законсыз рәвештә власть алмаштыруны яшерергә тырышу — икейөзлелек. Политиканлыкны онытып торып, реформалар үткәрү өчен Украинага ярдәм күрсәтергә кирәк, ләкин Көнбатыштагы коллегаларыбыз ярдәм итәргә ашыкмый. Соңгы чорда гына Русия Украина икътисадына 33,5 миллиард доллар күләмендә кредит бүлде.
Президент фикеренчә, санкцияләр аларны кабул итүчеләр өчен дә зарарлы.
Көч позициясендә сөйләшү мөмкин түгел
— Без никадәр күбрәк юл куябыз һәм акланабыз, оппонентларыбыз үзен шулкадәр агрессиврак тота... Югославияне таркату сценариен Русиягә карата да кулланырга ниятләгәннәр иде. Килеп чыкмады! Без моңа юл куймадык! — диде Президент Владимир Путин. — Санкцияләр — АКШның һәм аларның союздашларының Русиягә карата нервлы реакциясе Украинадагы вакыйгаларга һәм Кырымга гына бәйле түгел. Әгәр алар булмаса, Русиянең үсеш мөмкинлекләрен тоткарлау, моңа йогынты ясау, ә бәлки үз мәнфәгатьләрендә файдалану өчен башка сәбәп уйлап чыгарырлар иде. Тоткарлау сәясәте кичә генә уйлап табылган әйбер түгел. Ул безнең илгә карата дистәләгән, бәлки, йөзләгән еллар үткәрелә. Кем дә кем Русия артык көчле, мөстәкыйльгә әйләнде дип уйлаган һәр очракта, кичекмәстән, шушы кораллар эшкә җигелә.
Президент ассызыклавынча, халыкара мәйданда барлык катнашучыларның законлы мәнфәгатьләренә ихтирам белән карарга кирәк.
— Русия белән көч позициясендә сөйләшү мөмкин түгел, — дип белдерде Владимир Путин. — Без кыйммәтле кораллану ярышына керешергә җыенмыйбыз, әмма, шул ук вакытта, яңа шартларда илебезнең оборона иминлеген ышанычлы рәвештә тәэмин итәчәкбез. Моңа бернинди шик юк. Бу эшләнәчәк. Русиянең мөмкинлекләре дә, стандарт булмаган карарлары да бар. Берәү дә Русиягә карата хәрби өстенлеккә ирешә алмаячак. Безнең армия заман таләпләренә җавап бирә. Азатлыкны якларга көч тә, ихтыяр да, батырлык та җитәчәк. Русиянең чын йөзен күрсеннәр өчен дөньяның күптөрлелеген яклап чыгачакбыз, гуманитар һәм эшлекле, фәнни, мәдәни һәм мәгариф өлкәсендә элемтәләрне актив тәкъдим итәчәкбез. Беркайчан да изоляцияләнү юлыннан китмәячәкбез, без көчле һәм үз-үзебезгә ышанабыз.
Бизнес
— Ил җитәкчесе ассызыклавынча, бизнес өчен чикләүләрне гамәлдән чыгару, малтабарлар өстеннән өзлексез контроль алып бару принцибыннан баш тарту зарур. Президент кече бизнес өчен “күзәтчелек каникуллары”н гамәлгә кертүне тәкъдим итте.
— Әгәр предприятиенең ышанычлы абруе бар, соңгы өч елда җитди хилафлыклары юк икән, алдагы өч елда дәүләт һәм муниципаль контроль кысаларында планлы тикшерүләрне бөтенләй уздырмаска кирәк. Әлбәттә, монда сүз кичектергесез очраклар турында бармый, — дип белдерде Владимир Путин.