+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 декабрь 2014, 20:57

Мәдәният елы һәрчак дәвам итсен!

Республика җитәкчесе шундый максат билгеләде.5 декабрьдә Башкорт­станда Мәдәният елы рәс­ми рәвештә ябылды. Бу уңайдан республикада күп­санлы мәдәни чаралар уз­ды. Иң чагуларының берсе — “Урал” галереясында үт­кән һәм “Борынгы шәһәр серләре” дип аталган фото­сурәтләр һәм арте­фактлар күргәзмәсе. Элекке “Нефть­че” Мәдәният сарае — хәзер “Башкортстан” дәүләт концерт залында (ул яңар­ты­лып төзелгәннән соң нәкъ шушы көнне эшли баш­ла­ды) Мәдәният елына багышланган фотокүргәзмә үтте. Аны республика Пре­зиденты Рөстәм Хәмитов озак эмигра­циядән соң туган якларына кайткан Ян Крыжевский белән бергә карады.

Әлбәттә, Мәдәният елын ябу тармак үсешенә нокта кую дигәнне аңлатмый. Бу — нәтиҗәләр чыгару гына.
Тантаналы вакыйгага Башкортстан район һәм шәһәр­ләреннән күпсанлы кунаклар — мәдәниятне булдыручылар, үстерүчеләр һәм яратучылар җыелды. Аларны сәламләп, Рөстәм Хәмитов Мәдәният елының төп казанышларын билгеләде һәм тармак алдын­гыларын тәб­рикләде, аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
— Мәдәният елы республика өчен бик мөһим вакыйга булды, — диде Рөстәм Зәки улы. — Мәдәният үз эченә бик күпне ала, кеше тормышын гомер буе озатып бара. Әлбәттә, Мәдәният елы тәмам­ланырга тиеш түгел. Ул һәрвакыт дәвам итәчәк, чөнки Мәдәният һәрвакыт безнең белән. Киләсе Әдәбият елы — шулай ук Мәдәният елының дәвамы.
Республика җитәкчесе күренекле рәссам, артист, педагог, музыка белгече кебек мәдәният өлкәсе хезмәт­кәрләренә — барлыгы 11 кешегә — дәүләт бүләкләре тапшырды.
“Башкортстанның мәдәни башкаласы” марафонында җиңүче булып Уфа танылды. Һәм, әлбәттә, җыелучылар өчен әзерләнгән зур гала-концерт иң чагу бүләк булып, республиканың күпмилләтле халкын бер сәхнәдә бер­ләш­терде. Чара “Башкортстан” концерт залы бинасында лазерлы шоу, бәйрәм салюты белән тәмамланды. Мәдәният елы яшәешебездә бик озак дәвам итсен!
Читайте нас: