+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 декабрь 2014, 21:11

Министр урынбасары итеп тәгаенләнде

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Руслан Хәбибовны яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары итеп тәгаенләде.

Хәбибов Руслан Таһир улы 1974 елда Самарада туган. 1996 елда — Пермь хәрби авиация техник училищесын, 2003 елда Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган. 1996-99 елларда Русия Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. 1999-2005 елларда — “Үсмер” үзәгендә педагог-оештыручы, Яшьләрне хәрби хезмәткә чакыруга әзерләү үзәге директоры, Уфа шәһәре хакимиятенең яшьләр сәясәте буенча комитет рәисе урынбасары, 2005-09 елларда Уфа шәһәре Калинин районының 157нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, 2009-11 елларда — Уфа шәһәре Калинин районы хакимияте башлыгының гуманитар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, 2011-13 елларда Уфа шәһәре хакимиятенең опека һәм попечительлек буенча идарәсе начальнигы, 2013 елдан башлап әлегә кадәр Башкортстан мәгариф министрының беренче урынбасары булып эшләде.
Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында Руслан Хәбибов яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре өчен җаваплы булачак.
Читайте нас: