Миграция ташкыны көчәюен искә алып, аны көйләүче яңа законнар кабул ителеп тора, искеләренә үзгәрешләр кертелә. Яңа елдан гамәлдә булган төзәтмәләр эш бирүчеләргә дә, Русия Федерациясендә яшәп эшләргә теләүче чит ил кешеләренә дә кагыла. Кыскасы, агымдагы елдан гражданнарны эшкә урнаштыру һәм мигрантларның илдә яшәү тәртибе үзгәрде.
Быел чит ил кешеләрен нәрсә көтә?
— Русиядә озак вакыт законсыз яшәүче мигрантларга Русия Федерациясенә керү ун елга кадәр тыелырга мөмкин.
— Русиядә яшәп эшләргә теләүче һәркемгә РФ законнары, тарих һәм урыс теле буенча мәҗбүри имтиханнар кертелде. Былтыр ул урыс теленнән генә иде. Әйткәндәй, Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә мигрантның урыс телен белү дәрәҗәсен ачыклаучы махсус комиссия булдырылган. Узган ел аның 14 утырышы узган, нәтиҗәдә, 202 чит ил гражданы урыс телен белә дип табылган.
— Чит ил паспорты булмаганда Русия территориясенә керү тыела. Әзербайҗан, Молдавия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Әрмәнстан һәм Төрекмәнстан гражданнарына Русиягә керү өчен чит ил паспорты эшләргә кирәк булачак. Үзләренең паспорты яисә туу турында таныклык белән керү мөмкинлеге гамәлдән чыгарылды. Бу яңалык Украинага да кагылган иде, әмма шимбә көнне “Вести в субботу” тапшыруына биргән әңгәмәсендә Федераль миграция хезмәте җитәкчесе Константин Ромодановский Русия властьлары әлеге мәсьәләне хәл итүне кичектереп тора, бу Украинадагы катлаулы хәлләр белән бәйле, дип белдерде. Белоруссия һәм Казахстан гражданнары Русиягә үз иле паспорты белән керә ала.