-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 гыйнвар 2015, 21:24

“Хезмәт кешесе елы”на аяк бастык

Республика Профсоюзлар федерациясе рәисе Әмирхан Сәмирханов белән әңгәмә.— Дәүләт җые­лышы-Корылтайга еллык Юлла­масында Рөстәм Хәмитов министр­лыклар һәм предприя­тиеләр җитәкчеләре игътибарын эш кеше­сенә гадел хезмәт хакы түләүнең мөһим мәсьәләләрнең берсе булырга тиешлегенә юнәлтте. Лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү профсоюзлар өчен күптән беренче урында тора. Былтыр Профсоюзлар федера­циясе бу юнәлештә ниләр башкарды?

— Безнең төп казаныш Башкортстанда минималь хезмәт хакын күтәрү белән бәйле. Үткән елның 1 октябреннән ул 6900 сум күләмендә билгеләнде. Бу федераль дәрәҗәдән 24 процентка югарырак. Республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында килешүгә кул куйганнан соң, эш бирүчеләрдән аңа кушылудан баш тарту турында 86 гариза килде. Консультацияләр үткәргәч, 35 эш бирүче гаризасын кире алды, сигезе — килешүгә кушылды, җидесе минималь хезмәт хакын күтәрү графигын алгарак күчерде.

Бюджет хезмәткәрләренә килгәндә, республика Башлыгы ел башыннан бюджет өлкәсендә минималь хезмәт хакын 6000 сум күләмендә билгеләү турындагы указга кул куйды. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәт­кәрләре өчен минималь хезмәт хакы күләме шушы елның 1нче кварталында билгеләнәчәк.

— Әгәр дә Башкортстанны күрше төбәкләр белән чагыштырсак, Идел буе федераль округында безнең республика хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча нинди урынны били?

— Кызганычка каршы, бишенче генә. Үткән елның гыйнвар-сентябрь айлары мәгълүматлары буенча, бездән алда Татарстан (27401 сум) , Пермь крае (26279 сум), Самара (25142 сум) һәм Түбән Новгород (24939) өлкәләре. Башкортстанда узган елның тугыз аенда бер хезмәткәрнең уртача эш хакы 23912 сум тәшкил итте. Бу уртача Русия күрсәткеченнән түбәнрәк.
Профсоюзлар федерациясе республика Хөкүмәтенә 2011-15 елларга Башкортстан Республикасы оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру барышы турында квартал саен мәгълүмат бирә. План хезмәт хакы дәрәҗәсен ел саен ким дигәндә 15 процентка арттыруны күздә тота.
Профсоюзлар федерациясе хезмәт хакы бурычлары һәм халык мәшгульлеге буенча ай саен мониторинг үткәрә. Бу хәлне дөрес бәяләргә һәм кирәкле чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

— Хезмәт хакыннан тыш, эш бирүчеләр еш кына хезмәт кешесе хәвефсезлеген тәэмин итүгә чыгымнарны экономияли. Шул ук вакытта, һөнәри авырулар һәм бәхетсез очраклар нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны кими дип хәбәр итәләр. Башкортстанда да бәхетсез очраклар кимүе күзәтелә. Бу юнәлештә экономияләми башладылармы әллә?

— Юк шул. 2013 елда бер эшләүче кешенең сәламәтлеген саклауга бүленгән акча күләме кимеде: 2012 елдагы 8356 сум урынына 8316 сум. Бәхетсез очраклар азайса да, Башкортстанда үлем белән тәмам­ланган имгәнүләр дәрәҗәсе югары булып кала — икътисади үсеш алган илләрдән 2-2,5 тапкыр артыграк.