— Рафаэль Мирхәтимович, бүген кече һәм урта бизнес авыр вакытлар кичерә, дисәк дә була. Җинаять эшләрен нигезсез кузгату, исәпләргә һәм активларга арест салу практикасы дәвам итә. Хуҗалык эшчәнлегенә аяк чалуның нәтиҗәсе җимергеч — эшлекле абруйны югалтудан предприятиене банкрот дип тануга кадәр. Бу уңайдан ниләр әйтер идегез?
— Бүген кече һәм урта эшкуарлыкның үсеше дәүләтне нык борчый, чөнки илдә урта классны ныгыту һәм киңәйтү шуңа бәйле. Нәкъ ул җәмгыятьне тотрыклыландыручы яисә, киресенчә, социаль һәм сәяси киеренкелек тудыручы чыганак булып тора. Димәк, Русия тыныч, уңайлы шартларда яшәсен дисәк, кече һәм урта бизнес предприятиеләре эше өчен имин шартлар тудырырга кирәк. Аны дәүләт кенә тудыра ала.
Бу юнәлештә Дума депутатлары да максатка ярашлы эшли. Әйтик, матди дәлилләрне тартып алу, саклау һәм юкка чыгару тәртибен көйләүче закон көченә керде. Еш кына шулай да булды: намуссыз тикшерүчеләр җинаять эше кузгатып, матди дәлилне тартып алу дигән булып, товарларның зур партиясен гамәлдән чыгара һәм төрле сәбәпләр белән аны юк итәргә озата иде. Әлбәттә, хокукый яссылыктан чыгарылган товарны беркем дә эзләмәячәк. Әмма ул әкрен генә “кара базар”да пәйда була һәм җиңел генә сатып алучысын таба. Әлеге документны кабул итеп, без шундый законсызлыкларга киртә куярга тырыштык. Әлбәттә, хокук сакчылары эшкуарлар хокукларын башкача бозмаячак, дип әйтеп булмый, ләкин хәзер моның өчен Җинаять кодексында җаваплылык каралган.