+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 февраль 2015, 22:02

Тотрыклы үсеш юлында

Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Закир Бикбулатов белән әңгәмә.— Сез моннан ике ел элек лаек булган “Русия Федера­циясенең иң яхшы муниципалитет җитәкчесе” исеме, билгеле, юкка гына бирелми. “Кызыл таң”ның төбәктәге үз хәбәрчесе буларак, Сезнең Дәүләкәнне нинди катлаулы чорда кабул итеп алуыгызга, шул чакларда шәһәр сәнәгате­нең дә, авыл хуҗалыгы пред­прия­тиеләренең дә икътисади хәле аяныч булуына, автомо­бильләр ремонтлау заводы, 1нче ашлык продуктлары комбинаты, кирпеч заводы кебек әйдәүче хезмәт коллек­тивларының таркалу хәленә килеп, йөзләрчә кешенең эшсез калуына һәм башкаларга үзем шаһит. Бүген, миңа калса, Дәүләкәнне тотрыклы үсеш юлында дип, ныклы ышаныч белән әйтеп була. Моңа ирешү җиңел булмагандыр һәм, әлбәттә, үзегезгә генә билгеле серләре дә бардыр?

— Классикның сүзләрен күз уңында тотып һәм үземчәрәк борып, мин болай дип җаваплар идем: һәр түбәнгә тәгәрәүнең үз сәбәбе бар, ә алга баруның нигезе бер генә — тырыш хезмәт һәм аны дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыра белү. Сез телгә алган предприятиеләргә Дәүләкәннең визит карточкасын тәшкил иткән сөт-май заводын, балалар аяк киеме тегү фабрикасын һәм башкаларны да өстәп булыр иде. Күрүебезчә, бүген шәһәр предприя­тиеләренең берсе дә эшсез утырмый. Дөрес, алар заман икътисадына һәм законнарына ярашлы төрлесе төрле милек формасында, әмма барысы да үсеш юлында, кулланучылар базарында үз урыны булган продукция җитештерә, иң мөһиме, меңнәрчә дәүләкәнлене эшле һәм ашлы итеп килә. Без шушы атна башында соңгы елларда матур традициягә әверелгән Хезмәт көне бәйрәмен үткәрдек. Һәр хезмәт коллективының лаеклы вәкилләре катнашкан үзенчәлекле чарада шәһәребезнең әйдәүче предприя­тиеләре үзләре җитеш­тергән товарларның бай күргәзмәсен оештырды. Дәүләкәннең тарихын тәшкил иткән хезмәт коллективларына өр-яңалары өстәлүен күрү аеруча куанычлы. Алар сафында шактый уңышлы эш башлаган “Нефтемаш” ачык акционерлар җәмгыяте, Рязань торбалар заводының Дәүлә­кән филиалы һәм башкалар бар. Дәүлә­кәннең сөт ризыклары һәм торба җитештерүчеләре кулланучыларга озатылган продукция күләме буенча шәһәр сәнәгате тарихында тәү тапкыр миллиард сум үрен яулады. Гомумән, узган ел, билгеле икътисади каршылыкларга да карамастан, Дәүләкән сәнәгатьчеләре өчен шактый уңышлы тәмамланды. Шәһәр предприятие­ләре җитештергән продукция һәм күрсәткән хезмәтләр күләме 4 миллиард сумнан артык булды — 2013 елга карата 132,2 процент. Сәнәгать җитештерүе индексы кебек бик мөһим күрсәткеч 121,9 процент тәшкил итте.
Читайте нас: