+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 февраль 2015, 22:44

ШОСның нәкъ Уфада киңәюе ихтимал!

Бәхтияр Хәкимов моңа ныклы ышаныч баглый.Шанхай хезмәттәшлек оешмасын киңәйтү турында карар, ихтимал, нәкъ Уфада үтәчәк саммитта кабул ителәчәк. Бу хакта Русия мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ил Президентының Шанхай хезмәттәшлек оешмасы эшләре буенча махсус вәкиле, Русия Чит ил эшләре министр­лыгының Азия-Тын океан хезмәттәшлеге департаменты директоры Бәхтияр Хәкимов белдерде.

Бәхтияр Хәкимов моңа ныклы ышаныч баглый.
Шанхай хезмәттәшлек оешмасын киңәйтү турында карар, ихтимал, нәкъ Уфада үтәчәк саммитта кабул ителәчәк. Бу хакта Русия мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ил Президентының Шанхай хезмәттәшлек оешмасы эшләре буенча махсус вәкиле, Русия Чит ил эшләре министр­лыгының Азия-Тын океан хезмәттәшлеге департаменты директоры Бәхтияр Хәкимов белдерде.

­

— Чикләрне киңәйтү безнең эшчәнлектә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Хезмәттәшлек нәти­җәлелеген арттыру максатында бергә эшләргә теләүче барлык дәүләтләр өчен дә ШОС ишекләре ачык. Бу җәһәттән Һиндстан һәм Пакистан безгә кушылырга теләк белдерә икән, моңардан ШОС кына түгел, алар да отачак, — диде ул.
Бәхтияр Хәкимов бел­дерүенчә, әлеге вакытта ШОСның тулы хокуклы әгъзасы статусын алу өчен Пакистаннан, Ираннан һәм Һиндстаннан гаризалар килгән. Әзербайҗан, Әрмәнстан, Бангладеш, Непал һәм Сүрия исә аларга күзәтүче статусы бирүне сорый.
— Аңлашыла, Һиндстан­ның, Иран­ның һәм Пакис­танның Шанхай хез­мәт­тәшлек оешмасына керү процедурасы берникадәр вакытны алачак. Алар берьюлы барысы бергә кабул ителергә дә мөмкин. Әмма Иран һәм Пакистанның гаризаларны алданрак бирүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Бер нәрсә хак: узган вакыт эчендә әгъзалыкка дәгъва итүче әлеге дәүләт­ләрнең берсенә дә безнең тарафтан ниндидер каршылык булмады, — дип ассызыклады Бәхтияр Хәкимов.
Агымдагы елның 8-10 июлендә Уфада үтәчәк саммитның үзенчәлекләренә тукталып, дипломат аның кысаларында БРИКС һәм ШОС лидер­ларының берлектә очрашуы планлаштырылуын да зур әһәмияткә ия вакыйга буларак билгеләде.
— ШОС һәм БРИКС саммитларының бер вакытта диярлек үтүе аларның әһәмиятен тагын да арттыра. Ике саммит кысаларында мәртәбәле оешмалар лидерлары очрашуын оештыру арытаба Бразилия һәм Көньяк Африканың ШОС дәүләтләренә кушылу мөмкинлеген дә күз уңында тота, — диде Бәхтияр Хәкимов.
Әйтергә кирәк, Уфада үтәчәк саммитларга әзерлек кызганнан-кыза. Шушы көннәрдә Русия ягы БРИКС илләренә Уфада февральдә берләшмә составына керүче биш дәүләт­нең хезмәт һәм мәшгульлек министрлары очрашуын үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгына Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Сергей Вельмяйкин белдерде. Мәгъ­лүм булуынча, ул Бразилиядә үткән БРИКС илләренең халыклар мәсьә­ләләре буенча ведомстволар җитәкчеләре семинарында Русия делега­циясен җитәкләде.
Нәкъ шушы семинар нәтиҗәләре буенча 2020 елга кадәр әлеге тармакта төп эш юнәлешләрен билгеләүче декларация кабул ителгән.
Бер сүз белән әйткәндә, гаять җаваплы чорга аяк басабыз. Һәм, аңлашыла, төп чараларны лаеклы кабул итү өчен җиңнәр бүгеннән сызганулы булырга тиеш.


Квартиры посуточно в Уфе можно арендовать на сайте снять-уфа.рф. Телефон для связи: +79871331773.
Читайте нас: