+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 февраль 2015, 22:36

Хакыйкать сәгате

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның “Эксперт-Урал” журналына биргән интервьюсы.Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кредит ресурслары дефициты шартларында республика икътисадын яңа мөмкинлекләр эзләүгә юнәлтте. Февральдә ул кризис чорында икътисадны үстерү юлларын табу буенча анык карарлар кабул итү өчен бизнес-берләшмәләр белән очрашты. “Шартлар авыр, тыштан акча керми. Ил эчендә акча кискен дефицитка әверелде. Пред­приятиеләрнең әйләнеш ре­сурслары күләме кими”, — диде республика җитәкчесе.Төбәкләр өчен федераль үзәкнең рецепты — чыгымнарны кыскарту һәм озайлы проектлардан баш тарту. Әмма акчаны сакчыл тотыну гына мәсьәләне хәл итүдә ярдәм түгел. Позицияне саклап калу өчен ресурслар таләп ителәчәк. Ә аларны каян алырга?

— Акча мәсьәләсе — иң авыры, — дип фикер йөртә Рөстәм Хәмитов. — Санк­цияләр, беренче чиратта, безне товарсыз калдыруга түгел, ә бизнесның тышкы базардагы акчасын югалтуга юнәлтелгән. Арзан, шулай ук, Көнбатыштан барлык төр кредит алу мөм­кинлеге бетерелде. Моның белән илдә финанс кризисы булдыруга юл куелды.
Бу проблеманы хәл итү ысулларының берсе — бизнес өчен аңлаешлы кагыйдәләр аша эшлекле активлыкны көчәйтү һәм административ басымны киметү. Шул вакытта финанс агымы көчәячәк, бу, үз чиратында, кризисны җиңәргә ярдәм итәчәк.
— Үсеш өчен яңа мөм­кинлекләр — импортны алмаштыру гына түгел, ә икътисади модель төзи белүдә, — дип бүлешә кризиска каршы идарә итү ысуллары белән республика Башлыгы. — Бизнес ирекле үсеш алсын өчен барлык каршылыкларны да бетерергә кирәк. Аңа салым, кредитлар буенча югары ставкалар, власть, контрольлек итү, күзәтчелек структуралары ягыннан эшкуарлар хокукларын бозу комачаулый. Һичшиксез, тө­бәкләргә динамикалы рефор­ма үткәрү өчен зур вәкаләтләр кирәк. Кризиска бәйле проб­лемаларны хәл иткәндә субъ­ектларның роле зур булуын онытырга ярамый.
Кече һәм урта предприя­тиеләргә аеруча зур өметләр баглана (алар республикада 40 меңнән артык, еллык товар әйләнеше — 475 миллиард сум). “Без кече бизнес, эшкуарлык башка төрле эшли башлаячак дип өметләнәбез, бу безгә 1 яисә 2 миллиард сум өстәячәк, 3-5 миллиард булса, тагын да яхшырак. Алар эре бизнестагы финанс югалтуларын тулыландыра алмаячак, әлбәттә. Әмма алар халыкның мәшгульлеген тәэмин итәргә, аларга эш урыннары булды­рырга сәләтле”.
Төбәк Башлыгы “Эксперт-Урал” журналына, кризис шартларында икътисад ничек эшләргә һәм Башкортстанның барлык җитештерү куәтен эшкә кушу өчен идарә итүдә басым нинди булырга тиешлеге турында сөйләде.

Уңыш тырышларга елмая


— Рөстәм Зәкиевич, шу­шы көннәрдә Сез респуб­ликаның эре бизнесы белән икътисадтагы хәлне һәм дәүләт ярдәме чараларын тикшердегез. Бизнес-бер­лекнең кәефе ничек? Республика властьларыннан аңа нинди ярдәм кирәк?

— Республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре һәм аларның төп акционерлары белән даими диалогта торабыз. Аларның күбесендә минем кесә телефоны номеры һәм электрон почта адресы бар: без күп кенә ашыгыч мәсьәләләрне берлектә хәл итәбез. Бу үзен аклый, чөнки эре бизнес бүген республика икътисадының төп таянычы булып тора. Якынча 50 предприятиенең еллык товар әйләнеше 5 миллиард сумнан артык. Шулай ук, алар салым кереме күләменең 70 процентын формалаштыра.
Аларның кәефенә килгәндә, эре бизнес та, эшкуарлык берләшмәсе дә тоташ алганда ярыйсы гына эшли, әмма әлегә алар көтеп тору позициясе алган. Декабрьдә валюта курсы кискен үзгәргәннән соң, бизнесменнар яңа проектларга акча салырга ашыкмый. Алар көтә. Властьтан аларга рухи ярдәм, икътисади гамәлләрнең аңлаешлы кагый­дәләре, административ ба­сымның кимүе, иҗтимагый мөнә­сәбәтләрнең тот­рык­лы­лыгы кирәк. Һәм, әлбәттә, алар игътибар таләп итә. Бизнес үзе­нә булган гадел мөнә­сәбәтне тиз тоя.
Бездә, башка субъектлардагы кебек үк, икътисади үсеш тотрыклылыгын ныгыту буенча Хөкүмәт комиссиясе булдырылды. Бу — үзенә күрә кризиска каршы штаб. Республика Хөкүмәте өчен социаль бурычларны үтәү өстенлекле булып тора, ә бу казна планга ярашлы тулыландырылганда гына мөмкин. Салым түләүнең төп авырлыгы эре бизнес иңнәренә ятуы билгеле. Һәр эре салым түләүченең аңлаешлы кагыйдәләр буенча уйнавы безнең өчен мөһим. Мәсәлән, узган елда эре предприятиеләр чигерү­ләр сыйфатында республика бюджетыннан якынча 7 миллиард сум табыш һәм милек салымнарын кире кайтарган. Бу аларның Салым кодексында язылган хокукы. Әмма акчаны берьюлы күпләп алуның социаль яктан якланмаган гражданнар өчен нәтиҗәләре җитди, чөнки алар бары тик бюджет исәбенә генә ярдәм ала. Шуңа күрә очрашуда мин алардан мондый адымны алдан сөйләшеп эшләүләрен үтендем.

— Узган елның декабрендә Владимир Путин белән очрашуда Сез федераль Хөкүмәт Русия субъектларын бәяләүче 13 күрсәткечнең 12сендә Башкортстанның ел йомгаклары буенча “яшел зона”да булуын белдердегез. Бу нәрсә турында сөйли? Республика кризис шартларында үсеш тизлеген саклап калуга ирештеме яисә нефть эшкәртү, химия кебек тотрыклы тармакларның “хәвефсезлек мендәре” эшләдеме? Тулай төбәк продукты күрсәткечләре — 103 процент, керемнәр — 2013 елга карата 6-7 процентка күбрәк, Сезнең өчен бу көтелгән саннармы?

— Башкортстан — Русиянең көчле субъекты, үсешкән сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы, күптармаклы икътисады белән аның түбән күрсәткечләргә ия булуы сәер тоелыр иде. Әмма күпләр безгә нефть һәм аңа караган тармаклар гына ярдәм итә дип уйлый. Бу алай түгел. Бары тик тырышларга гына уңыш елмая: соңгы дүрт елда, республиканы ил һәм дөньяга танытып, тырышып эшлибез, инвесторлар өчен шартлар булдырабыз, зур форумнар, конференцияләр, симпозиумнар үткәрәбез, Мәскәүдә һәм чит илләрдә белгечләр укытабыз — кыскасы, заман таләпләренә яраклашырга тырышабыз. Һәм без күп нәрсәгә ирештек. Мәсәлән, инвестицияләр күләме буенча төбәкләр рейтингында 20нче урыннан 12нчегә күтәрелдек. Русия Хөкүмәтенең башкарма власть эшчәнлеге рейтингы буенча 36нчы урыннан 13нчегә күтәрелдек һәм 200 миллион сум күләмендә премия алдык. Русия Финанс министрлыгы ел саен безгә “төбәктә финансларга идарә итүнең югары сыйфаты” рейтингын раслый. Югары кредит рейтинглары уңайлы шартларда ресурс алу мөмкинлеге бирә, кайвакыт без шулай итәбез дә. Шул ук вакытта, республиканың дәүләт бурычы күләме субъектлар арасында иң түбәне — еллык бюджетның якынча 25 проценты. Без, аеруча хәзер, кредит ставкалары югары булганда акча алып торуга карата уйланган сәясәт алып барабыз. Республикада властьның кешеләргә йөз белән борылуы да мөһим күренеш. Бу, шулай ук, үз нәтиҗәсен бирә. “Кешеләр өчен эшләргә” — бу минем һәм минем команданың төп принцибы.

— 2009 елда Башкортстан, Ру­сиянең башка субъектлары белән чагыштырганда, күптармаклы икътисад ярдәмендә зур югалтулар кичермәде. Нинди тармакларны бүген үсештә дип исәплисез? Бу исемлеккә авыл хуҗалыгын кертеп буламы?

— Әлеге хәлләрне 2009 ел белән чагыштыру дөрес булмас. Ул вакыттагы һәм хәзерге кризис күренешләре бер-берсеннән нык аерыла. Ул чорда җитештерү, ихтыяҗның түбән булуы кризисы иде, ә бүген без финанс көрчектә. 2009 ел тоташ алганда Русия өчен авыр үтсә дә, тетрәнүләр күзәтелмәде, хәзер исә барысының да җитдирәк булуы мөмкин. Чөнки безнең илгә тышкы яктан моңарчы булмаган басым ясала. Көнбатыш финанс базарлары белән хезмәттәшлек итә алмыйбыз, нефть бәясе кимеде.
Безнең экспортерлар — нефть эшкәртүчеләр, машина төзүчеләр, химиклар, металлургларның хәле әлегә ярыйсы гына: керемнәре артты, күләмнәр сакланып калды. Ә менә төзүчеләргә, агросәнәгать комплексы предприя­тиеләренә авыргарак туры килә. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгында яңа мөмкинлекләр чоры җитте. Бу импортны алмаштыручы продуктларга бәйле: экзотик җиләк-җимеш һәм яшелчәдән башка, без барысын да үстерә алабыз. Бары тик тырышып эшләргә кирәк. Старт, сезонлы эшләрне башкару (чәчү, урып-җыю) өчен ресурслар кирәк, билгеле. Җитештерүне күпкырлы итәргә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, яңа технологияләрне үзләштерергә кирәк. Без моның өстендә эшлибез. Бүген авыл хуҗалыгында — хакыйкать сәгате: артта калуны җиңеп, тырышып эшлибез һәм кешеләрне туендырабыз яисә дәүләт дотацияләреннән башка үсешә алмаган, аз керемле тармак булып калабыз. Бу проблеманы хәл итәрбез, дип уйлыйм.
Әйткәндәй, авыл хуҗалыгы темасы химия тармагында эшләүчеләргә турыдан-туры кагыла. Илдә үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткычлардан саклау чаралары җитештерүне тергезү мөһим. Бүген бу тармакта барлык компетен­цияләр дә югалган. Авылны минераль ашламалар белән тәэмин итүдә яңа ысуллар эзләргә кирәк. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен республиканың бөтен мөм­кинлекләре дә бар, предприятиеләр әлеге юнәлештә актив эшли.

Төптән уйлап эш итәргә кирәк


— Төбәкләрнең импортны алмаштыруга юнәлеше — мәҗбүри адыммы яисә яңа мөмкинлекләрме?

— Мин импортны, сыйфаты һәм бәясенә игътибар итмичә, Русиядә җитештерелгәнгә алмаштыру дип примитив аңлауга каршы. Һичшиксез, болай эшләргә ярамый. Әмма модернизация һәм техник кораллану аша заманча продукция җитештерергә әзер илебез предприятиеләренә булышлык итү буенча актив эш алып барырга кирәк.
Безнең предприятиеләр продукциясен ресурслар, чимал, җиһазлар һәм башкалар сыйфатында республиканың эчке базарында кимендә 40-50 миллиард сумга файдаланырга мөмкин булуын исәп­ләдек. Бүген эчке резервларны тулы куәтенә файдаланмыйбыз. Безнең министрлыкларның бурычы — алдагы ике-өч елда эчке республика кооперациясен формалаштыру эшен башкарырга. Бу уңайдан мин идарә итүнең дәүләт-базар механизмнары яклы.

— Димәк, санкцияләр Башкортстан икътисадына тәэсир итмәде?

— Итте. Берничә юнәлеш буенча, экспорт товарларына. Гыйнварны республика сәнәгать җитештерүендә 103,9 процент үсеш белән тәмамлады. Предприятиеләр продукция җитештерүне арытаба да арттырырга әзер, яхшы, тотрыклы ихтыяҗ бар. Әмма барысы да акчага, банк кредитларына бәйле. Кризислар актив үсеш стадиясендә булган икътисадны туктата, аның үсешен тоткарлый. Барлык субъектлар да киләчәккә яхшы планнар корган иде. Безнең барыбызның да эшлисе килә. Әмма финанс чик­ләүләреннән чыгып, кайбер нәрсәләрне үзгәртергә туры киләчәк. Шул ук вакытта кризис икътисади тормышны оештыруга бәйле ысулларны үзгәртергә, структур реформалар үткәрергә мәҗбүр итә, иҗ­тимагый процессларны модерниза­цияләүгә этәрә. Бу юнәлештә без тиешле эшләр үткәрәбез.

— “Башнефть” белән бәйле хәлләр төбәкнең инвестицион абруена ничек тәэсир итте? Структураларны финанслау, шул исәптән, элек “Урал” фондыннан финансланган спорт өлкәсе мәсьәләләрен хәл итеп булачакмы?

— Башкортстан абруе югары дәрәҗәдә кала. Инвесторлар безнең белән кызыксына. Узган елда инвес­тицияләр үсеше якынча 104 процент тәшкил итте.
“Башнефть”кә килгәндә, республикадагы хосусыйлаштыруга бәйле бер генә хәл дә бу кадәр низаг тудырмады. 2000нче елларда дәүләт милкен читләштерү республика халкын тетрәнергә мәҗбүр итте. Шуңа күрә “Башнефть”нең дәүләт милкенә кайтуын гражданнар гаделлек урнаштыру буларак кабул итте. Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, нефть компаниясенең акцияләр пакетының бер өлеше Башкортстан Хөкүмәте идарәсенә күчерелә. “Башнефть” — гади компания генә түгел, ул — Башкортстан символы. Республика халкы ил Президентының мондый карары өчен рәхмәтле.
Республика мәнфәгатьләрендә — компанияне үстерү һәм ныгыту, чөнки ул бит төп салым түләүче: “Башнефть” республика казнасының дүрттән бер өлешен тәэмин итә. Завод һәм промыселларны үстерү, модернизацияләү төптән уйланылган өстенлек булып тора. Респуб­ликаның спорт һәм социаль, шул исәптән “Башнефть” катнашлыгындагы проектларга булышлык итәчәге аңлашыла. Болар барысы да ачык һәм үтәкүренмәле булачак.

Без җиңәчәкбез


— ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек ничек бара? Көтелмәгән хәл-шартлар очрыймы, әллә барысы да план буенчамы?

— Саммитка әзерлек кысаларында шәхси структуралар ике елда Уфада Hilton, Holiday Inn, Sheraton кебек дөнья күләмендә билгеле булган брендларның җиде кунакханәсен төзеде. Әлеге вакытта аларны файдалануга тапшырыр алдыннан әзерлек эшләре бара. Саммитларның төп утырышы үтәчәк Конгресс-холл бинасын реконструкцияләү эшләре тәмамланып килә. Уңайлылык, мәйданнар һәм техник тәэминат буенча ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочиның иң яхшы объектлары белән бер рәттән торачак. “Уфа” аэропортында берьюлы күп кешене хезмәтләндерергә сәләтле яңа халыкара терминал булдырылды. Ул республика бюджеты акчасына төзелде. Нигездә, федераль бюджет исәбенә аэродром комплексы киңәйтелде. М. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музеена, опера һәм балет театрына, “Башкортостан” концерт залына капиталь ремонт үткәрелде һәм алар эшли башлады. Биредә рәсми делегацияләр әгъзалары һәм саммитлар кунаклары мәдәни вакыйгалар белән таныша алачак. Кыскасы, Уфа саммитларны яңа йөз белән каршы алачак. Мин әзерлекнең һәр этабын контрольдә тотам. Безнең өчен бу — стратегик проект, аның нәтиҗәсе дистә елларга сузылачак. Ул көннәрдә Уфа Русиянең “визит карточкасына” әвереләчәк. 8-10 июльдә безгә халкы Җир шарында яшәүчеләрнең өчтән берен тәшкил иткән илләрдән берничә мең кунак киләчәк. Бу үтә дә җаваплы эш. Саммитлар үткәрү өчен кирәк булган инфраструктураның күбесе бездә булганлыктан, әлеге чараларга республика чыгымнары бик аз булды.
Чараның эчтәлегенә килгәндә, без төбәкләр дәрәҗәсендә чарада катнашучы илләр арасында фикер алышуны киңәйтү турында, шулай ук, саммитлар кысаларында ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең кече һәм урта бизнесның беренче форумын үткәрү тәкъдиме керттек. Чит ил мәйданнарында өстенлекле инвесторлар алдында чыгыш ясаганда мин һәрвакыт ШОС һәм БРИКС илләре, төбәкләре хезмәттәшлегенең оптималь төре — төбәк белән төбәк моделе булуын әйтәм. Әлеге мәйданда нәкъ шушы форматны үстерәсебез килә. Ә бизнесменнар уртак проектларга әверелергә мөмкин эшлекле бәйләнешләр булдыра алачак. Бу идеяне Русия Президенты да хуплады. Моннан тыш, бу финанс чыгымнар да таләп итми.

— Башкортстанда “май указлары” үтәлешенә нинди бәя бирер идегез? Балалар бакчаларына чиратларны бетерү мәсьәләсен быел хәл итеп булачакмы?

— Республика 2012 елдагы “май указларын” гамәлгә ашыру буенча үз өстенә алган бурычларны үти. Бюджет учреж­дениеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру бурычын үтәмәүгә юл куймадык.
Мәктәпкәчә белем бирү учреж­дениеләренә килгәндә, республикада 2010 елда 50 меңнән артык сабый балалар бакчасына чират тора иде. Шуңа күрә без эшне Русия программасыннан алдарак башладык — проблеманы тиз арада хәл итәргә кирәк иде. 2011 елдан башлап, ел саен 10-12 мең урын ача килдек. Мәсәлән, узган елда 11,2 мең урын булдырылды, шул исәптән 27 — яңа һәм 32 яңадан кайтарылган һәм юнәлешен үзгәрткән балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Бүгенге көндә 7 мең сабый чират көтә. Агымдагы елда 29 балалар бакчасын файдалануга тапшырачакбыз. Шуңа күрә, финанслауны кыскарту шартларына карамастан, 3-7 яшьлек сабыйларны урын белән тәэмин итү өчен социаль объектлар төзүне дәвам итәчәкбез. Моннан тыш, без балалар бакчаларын арзан итеп төзергә өйрәндек: бер урын 400-700 мең сумга төшә.

— Агымдагы елны ничек фаразлар идегез?

— Аның авыр ел булачагы көн кебек ачык. Әмма ил һәм субъектлар авыр икътисади хәлне җиңәчәк. Русиянең үсешен туктатып булмый. Моны барысы да: ил халкы да, безгә теләктәшлек бел­дерүчеләр дә, оппонентлар да аңларга тиеш. Мин — оптимист, илебезнең арытаба да үсәчәгенә һәм чәчәк атачагына ышанам.

Русиянең үсешен туктатып булмый. Моны барысы да: ил халкы да, безгә теләктәшлек белдерүчеләр дә, оппонентлар да аңларга тиеш.
Читайте нас: