Агымдагы елның июлендә Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек кысаларында “Кызыл таң” гәзите үзенең укучыларын шушы дәүләтләр белән якыннанрак таныштыру максатында махсус сәхифәләр тәкъдим итәчәк. Моны без, шушы илләрнең Башкортстандагы вәкилләрен дә җәлеп итеп, җанлы сөйләшү форматында алып барырга уйладык. Шулай итеп, безнең беренче чыгарылыш җөмһүриятебезне күпьеллык дуслык һәм туганлык җепләре белән бәйләүче Казахстан Республикасына багышлана.
КАЗАХСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ Евразиянең уртасында, Европа белән Азия чигендә урнашкан, аның зур өлеше — Азиягә, кечерәк өлеше Европага карый. Дәүләт җитәкчесе — Президент Нурсолтан Назарбаев. Территория мәйданы буенча (2 миллион 724,9 мең квадрат километр) ул дөньяда 9нчы урында тора. Күрше дәүләтләр белән коры чик буеның озынлыгы 13 мең 392,6 чакрым. Административ-территориаль бүленеше буенча 14 өлкәдән тора. Казахстанда 17 миллион 417 мең 447 кеше, шул исәптән 11,3 миллион казах, 3,7 миллион урыс, 521 мең үзбәк, 301 мең украинлы, 246 мең уйгур, 203 мең татар, 181 мең немец һәм башка милләт вәкилләре яши. 2009 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Казахстанда ул вакытка 17 мең 263 башкорт яшәгән.
Казылма байлыкларының төп өлешен нефть, газ, уран, алтын, көмеш, цинк, ташкүмер, кургаш, хром тәшкил итә.