— Русия илебез өчен стратегик партнер булып тора. Без шушы юнәлештә Русия төбәкләре белән бәйләнешләр булдыруга зур өметләр баглыйбыз. Башкортстан үзара хезмәттәшлек өчен бик мөһим, чөнки телебез, динебез, мәдәниятебез һәм тарихыбыз уртак. Башкортстан – динамикалы, инновацияле икътисадка ия булган куәтле төбәк, – диде Джоомарт Оторбаев.
— Кыргызстан белән Башкортстан арасында бәйләнешләр ныгый бара. Алда башкарасы эшләр байтак, — дип белдерде Рөстәм Хәмитов. — Безгә аграр өлкәдә үзара бәйләнешне ныгытырга кирәк, республикага Кыргызстаннан продукция сатып алу турында сүз алып барабыз. Химия, нефть химиясе тармагындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу зарур. Кыргызстанда һәм Башкортстанда берлектәге предприятиеләр булдырырга кирәк.
Шул ук көнне Рөстәм Хәмитов Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты. Очрашуда алар ике яклы мөнәсәбәтләрнең уңай динамикалы булуын, мәдәни һәм эшлекле бәйләнешләрнең активлашуын билгеләде, шулай ук, берлектәге проектларны гамәлгә ашыру планын тикшерде.
Алмазбәк Атамбаев Русия төбәкләре белән туры бәйләнешләрне җайга салуның мөһимлеген ассызыклады.
— Ай саен безнең эшкуарларыбыз, бизнес вәкилләре арасында очрашулар булып тора. Бүген Башкортстан фәне һәм мәдәнияте көннәрен ачабыз. Сәнгать, мәдәният, фәнне үстерү юнәлешләренең ныклы нигез булуына ышанам. Арытаба икътисад өлкәсендә дә хезмәттәшлек артачак, — диде Рөстәм Хәмитов.
Очрашу йомгаклары буенча яклар, Кыргызстанның Евразия икътисади берлегенә кушылуы күп кенә мәсьәләләр буенча ике яклы мөнәсәбәтләр өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, Кыргызстан белән Башкортстан арасында бәйләнешләрне арытаба үстерү өчен җитди шартлар булдырачак, дигән фикер белдерде.
Шул ук көнне Бишкәктә Кыргызстанда Башкортстан фәне һәм мәдәнияте көннәрен ачу тантанасы булды. Чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Кыргызстан Премьер-министры Джоомарт Оторбаев, хөкүмәтара комиссия рәистәше Андрей Бельянинов катнаштылар.
— Безне гасырлар буена сыналган туганлык мөнәсәбәтләре берләштерә. Аларның нигезендә — гомум этник тамырлар, төрки дөньясы тарихы, ныклы мәдәни һәм эшлекле бәйләнешләр. Уфа белән Бишкәк арасы ике мең чакрым чамасы булса да, ул безне аермый, киресенчә, үзенә тарта. Башкорт әдәбияты классигы, Чыңгыз Айтматовның якын дусты Мостай Кәрим әйткәнчә, без “үзара аңлашу, изгелек күперен” төзүне дәвам итәбез, — диде Рөстәм Хәмитов әлеге чарадагы чыгышында.
2014 ел йомгаклары буенча Башкортстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше 132,2 миллион доллар, шул исәптән, экспорт – 132, импорт 0,2 миллион доллар тәшкил иткән. Республикадан Кыргызстанга нефть продуктлары, шулай ук агач эшкәртү, химия, металлургия һәм азык-төлек сәнәгате продукциясе озатыла, Кыргызстаннан без электр лампалары алабыз.
Джоомарт Оторбаев мондый зур бәйрәмне үткәрү башлангычы өчен республика делегациясенә рәхмәт әйтте.
— Башкортстан белән бәйләнешләребез ныгый башлавына без бик шат. Үзара хезмәттәшлекне үстерү безнең өчен бик мөһим. Очрашу барышында без икътисад һәм социаль өлкәләрдә, студентлар, гыйльми һәм мәдәният хезмәткәрләре белән алмашуда берлектә эш алып бару буенча яңа планнар билгеләдек, — диде ул.
Тантана республика сәнгать осталарының бай эчтәлекле концерты белән тәмамланды.
Кыргызстанда Башкортстан фәне һәм мәдәнияте көннәре 6 мартка кадәр дәвам итте. 5 мартта ике республиканың югары уку йортлары ректорлары очрашуы булды, республика вузлары презентациясе узды. Башкортстан киносы көннәре, күргәзмәләр һәм фәнни-гамәли чаралар үтте, Башкортстан Милли яшьләр театры спектакль күрсәтте, Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле, Уфа сәнгать академиясе студентларының чыгышлары югары һөнәри дәрәҗәдә булды.