+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 март 2015, 23:31

Нигездә “ярык”лар калмасын!

Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе арасында еллык сәүдә әйләнешен яңа дәрәҗәгә чыгару өчен иң тәүдә бәйләнешләрне оештыру эше тел тидергесез булырга тиеш.Хәбәр ителүенчә, узган атнада Башкортстанда эш сә­фә­ре белән губернатор Борис Дубровский җитәкче­легендә Чиләбе өлкәсенең рәсми делегациясе булды. Әйтергә кирәк, ике көнлек сәфәр программасы бик күп эшлекле һәм мәдәни чараларны үз эченә алды. Атап әйткәндә, 19 мартта яклар “Башкортостан” дәүләт концерт залында ике төбәк сәхнә йолдызлары әзерләгән тамаша карады. 20 мартта иртәнге якта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровскийның эшлекле очрашуы үтте. Шушында ук Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтләре арасында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Арытаба җитәкчелек ХХV халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс” күргәзмәсен карады, “Акбузат” ипподромында булды, металл һәм аның эремәләреннән детальләрне прецизион эшкәртү өчен югары технологияле электротехник станоклар җитештерүче “ЕСМ” җәмгыяте эше белән танышты, Дәүләт аналитик контроль идарәсе хезмәткәрләре белән очрашты, Уфа моторлар эшләү производство берләшмәсен­дәге алдынгы тәҗрибәне өй­рән­де. Бер үк вакытта параллель рәвештә төрле министрлык һәм ведомстволар дәрә­җәсендә дә эшлекле очрашулар барды. Әйтик, ике төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыклары 2015-17 елларга хезмәт­тәшлек турында чаралар планын раслады. Аңа яраш­лы, аграр предприя­тие­ләр берлектә күргәзмә эшчән­леген активлаштырырга, агра­рийларның казанышларын чагылдыручы ярминкәләр оештырырга тиеш. Шулай ук маллар арасында авыруларны кисәтү максатында ике төбәк­нең ветеринария хезмәт­ләре арасында да бәйләнеш­ләр ныгыячак. Янә килеп, чаралар планы Чиләбе өлкәсен­дә гади һәм комплекслы минераль ашламалар, орлык сатуны да үз эченә ала. Яклар авыл хуҗалыгы техникасы һәм корылмалары белән алыш-биреш итүдә дә эшчән­лекне җанландырачак. Сөт терлекчелеге һәм аграр кон­суль­­тацияләү өлкәсендә фәнни хезмәттәшлек тә яңа үсеш алачак.
Шушындый ук килешү ике төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыклары арасында да төзелде. Атап әйткәндә, ул юл хәрәкәте вакыйгасына таручыларга берлектә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне үз эченә ала. Аңа ярашлы, М-5 “Урал” трассасының Чиләбе өлкәсе Әшә районы террито­риясендә каза күрүчеләр Уфаның 21нче дәваханәсенә, Иглин районы территория­сен­дә бәлагә таручылар Әшә шәһәр дәваханәсенә китере­ләчәк. Чиләбе өлкәсенең Әшә районындагы баш мие кан әйләнешендә кискен тайпылыш булган авырулар Башкортстанда дәвалану курсы үтәчәк. Министрлыклар, шулай ук, ике төбәк халкына югары технологияле медицина ярдә­ме күрсәтү турында килеште. Башкортстанлыларга андый ярдәм Чиләбе өлкәсенең әй­дәү­че медицина учрежде­ние­ләрендә күрсәтелсә, күрше төбәктә яшәүчеләр Г. Г. Куватов исе­мендәге республика клиник дәваханәсенә, онкология диспансерына, кардиология үзә­генә, Башкортстан дәү­ләт медицина университеты клиникасына һәм Уфа күз авырулары гыйльми-тикшеренү институтына мөрәҗәгать итә алачак. Шулай ук ике төбәкнең тармак белгечләре арасында тәҗрибә уртаклашу максатында даими рәвештә конферен­цияләр, форумнар һәм күргәзмәләр оештырылачак.
Эш сәфәре кысаларында Башкортстанның һәм Чиләбе өлкәсенең бер төркем муниципаль районнары арасында да килешүләр төзелде. Атап әйткәндә, мондый документка Балакатай һәм Куса, Салават һәм Катав-Ивановск, Учалы һәм Миәс районнары җитәк­челәре кул куйдылар. Тантаналы чарада Премьер-министр урынбасары — Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗет­динов билгеләвенчә, ике төбәк районнары арасында мондый килешүләр беренчегә генә төзелми. Әйтик, республика­ның Урал аръягы, төньяк-көн­чыгыш районнары һәм Чиләбе өлкәсе малта­бар­ла­рының бер­лектәге инвестицион эшчән­леге 60 эш урынын саклап ка­лу­дан тыш янә 200 өстә­мә урын булдыру мөмкинлеге биргән. Мәсәлән, Кыйгы районында бик уңышлы рәвештә тегү фабрикасы эшли. Әбҗә­лил районында — су тутыру, Зилаер районында — агач күмере җитештерү буенча проектлар тормышка ашыру ста­дия­сендә. Әбҗәлил районында шулай ук 19 гектар мәйданда гаилә белән ял итү йорты төзелеп бетеп килә. Аның кысаларында төбәктә беренче “Динопарк” ачылган.
Башкортстанның һәм Чиләбе өлкәсенең спорт министрлары кул куйган доку­мент­ка ярашлы, алдагы чорда ике төбәк әлеге юнәлештә дә хезмәттәшлекне бермә-бер җанландырачак. Атап әйткән­дә, Р. Г. Сәидхуҗин призына шосседа велоспорт буенча Бөтенрусия ярышларын, тайский бокс буенча Русия чемпионатын, спорт көрәше һәм бил­бау көрәше буенча Бөтен­русия фестивален үткәрү күздә тотыла.
Гомумән, рәсми очрашуларда ассызыклануынча, ике төбәк арасында бәйләнеш­ләрне үстерү буенча колачлы проектлар билгеләнә. Мәсәлән, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов аеруча өстенлекле инвестиция проектларыннан Әбҗәлил районының Якты күл территориясендә кыйммәтле промысел балыклары үрчетү буенча махсуслаштырылган хуҗалык булдыруны, Соленое күлендә туристик комплекс, Салават районында яшелчә саклагыч белән транспорт-логистика комплексы кысаларында күмәртәләп бүлү базасы төзүне, Зианчура районының “Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында сарыкчылык кластеры оештыруны атады. Ул, шулай ук, Магнитогорск, Әбҗәлил, Баймак, Белорет районнары чиктәш булган урында дәүләт-шәхси партнерлык шартларында каты коммуналь калдыкларны үтильләштерү, эшкәртү һәм саклау буенча муниципальара производство булдыру башлангычы белән чыкты.
Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский машина төзелеше, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, сәнәгать балыкчылыгы, ябык грунтта яшелчә үстерү үзәклә­рен төзү, азык-төлек производствосын үстерү юнәлешендәге инвестиция проектларының ике арадагы хезмәттәшлектә яңа юнәлешләр була алуын билгеләде.
Үз чиратында әлеге колачлы программаны нәтиҗәле тормышка ашыру Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе арасында еллык товар әйләнеше күлә­мен 40 миллиард сумга җит­керергә тиеш. Әле ул 30 миллиард сум тәшкил итә. Шул ук вакытта 40 миллиард сум күләменә җитү дә ике арадагы сәүдә-икътисади хезмәттәш­лектә ниндидер яңа рекорд кую түгел, моннан алты ел элек ирешелгән дәрәҗәгә чыгу гына булачак. Әмма, аңлашы­ла, тагы да югарырак сикереш ясау өчен безгә тәүдә шушы баскычка күтәрелергә кирәк. Биредә, әлбәттә, соңгы елларда ни өчен ике арада сәүдә әйләнешенең кимүенә юл куелу сәбәпләре дә анализланмый, шуннан чыгып тиешле нәтиҗәләр ясалмый калмастыр, шәт. Чөнки төбәкара хезмәттәшлектә чыннан да үсешкә чыгарга телибез икән, барысына да тулы ачыклык кертү — көн таләбе. Һәрхәлдә, хезмәттәшлекнең кайсы гына өлкәсендә дә нигез ныклы булырга, анда “ярык”ларга урын калмаска тиеш. Эшлекле мөнәсәбәтләр корганда ике як та шушы мәсьәләгә җитди игътибар бирсен иде.
Читайте нас: