+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 апрель 2015, 21:28

“Сайлаучыларымнан аерылганым юк”

усия Дәүләт думасы депутаты Сәлия Морзабаева белән әңгәмә.— Сезнең эш графигыгызның тыгыз­лыгы гаҗәпкә калдыра. Бу юлы да Мәскәүдән кайтып төшү белән халыкны кабул иттегез, запросларыгызның үтәлешен тикшердегез, икенче туган йортыгыз — Р. Гарипов исемендәге республика гимназиясенең юбилеенда катнаштыгыз. Тын да алып өлгер­мәдегез шикелле, янә Сибайга юл тоттыгыз. Гаиләгездә сезнең мондый үзенчәлекле яшәү рәвешенә ничек түзәләр икән, дип аптыравыбыз.

— Ике атна Мәскәүдә, янә ике атнада Уфада... Сәфәр барышында да телефон аша кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә, ярдәмчеләремә күрсәтмә бирергә туры килә. Дәүләт әһә­миятендәге бурычларны башкарганда гаиләдәге татулык, “тыл”ның ныклыгы бик мөһим, бу җәһәттән уңдым, шөкер.
Читайте нас: